Июль аеның икенче якшәмбесе —почта элемтәсе хезмәткәрләре көне
Гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда да, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Районыбызның почта тармагында хезмәт куючыларның кулыннан көн саен никадәр корреспонденция үтә, эшкәртелә, абунәчеләргә газета-журнал таратыла, пенсия һәм пособиеләр өләшенә, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул ителә. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш күп төрле заманча хезмәтләр дә тәкъдим итәләр почтачылар.
Бу тармакта үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан тырыш кешеләр эшли. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Марат Гафаров аларны дүшәмбе киңәшмәсендә котлады.
—Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган хезмәткәрләргә рәхмәтләремне белдерәм. Бүген "Татарстан почтасы"— яңа технологияле компания, заманча логистик комплекс, моннан тыш, интернет-сәүдә күләмен дә арттырган компания. Болар барысы да сезнең кулларыгыз белән эшләнә. Сезнең көндәлек хезмәтегез халкыбызга бик кирәкле. Бәйрәм белән сезне!- дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бәйрәм уңаеннан озак еллар почта тармагында хезмәт куйган һәм юбилейлы гомер елларын билгеләп үтүче Иске Чокалы почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Фәния Вәгыйзь кызы Сирачетдиновага, Матак, Чуваш Чүпрәлесе, Түбән Чәке почта элемтәләре бүлекчәләренең 2 класслы почтальоннары Галия Шәүкәт кызы Алимовага, Валентина Васильевна Байгушевага, Әнисә Абзалетдин кызы Насыйровага район башлыгы Мактау Грамоталары тапшырды.
— Эшебезне яратып башкарганга күрә, авырлыклар бер дә тоелмый. Дистә елга якын почта бүлекчәсендә эшләү без хезмәттәшләрне тагын да берләштерде, авырлыклардан курыкмый эшлибез — диделәр кызлар рәхмәтләрен әйтеп.
Белешмә
Россия почтасы көне 1994 елда, Петр I указы белән, Мәскәү һәм Архангельск арасында беренче Россия эчке почта линиясен булдыруның 300 еллыгына гамәлгә куелды. Бүген почта хезмәтләре Татарстанның 3000гә якын торак пунктында ачык. "Татарстан Почтасы"ның 200ләп почта бүлеге бар, аларның күпчелеге элемтә объекты, авыл җирлегендә урнашкан. Почта элемтәсе өлкәсендә 9 меңләп кеше эшли, шул исәптән, 3000 якын почтальон. Чүпрәле районында бу мөһим эшне 20 почта элемтәсе бүлекчәсе башкара, аларда 100 гә якын хезмәткәр эшли.
Нет комментариев