Чүпрәледә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне озаттылар
Бу озату районда өченче булды.
Чүпрәле районында мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне чираттагы озату чарасы узды. Чара 23 октябрьдә район мәдәният йортында үтте.
Исегезгә төшерәбез, егетләр «Казан Экспо» җыелма пунктына озатыла, анда алар хәрби укулар уза. Бу озату районда өченче булды. Мобилизацияләнгән ир-атларның кирәкле белгечлекләргә ия.
Ир-атларны озатырга хакимият вәкилләре, туганнары һәм якыннары, дуслары килде. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мобилизацияләнүчеләргә мөрәҗәгать итте. Ул чүпрәлеләрнең һәрвакыт хәрби яктан нык, батыр булуы белән аерылып торуларын, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен, бабаларыбыз һәм әтиләребезның каһарманлыгына тугры калуларын әйтте. "Хәерле юллар, Сезгә! Исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтәбез”,- диде Марат Ринат улы.
Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм булачагын, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячагын билгеләп үтте. Шулай ук, аларның үзләре белән дә даими элемтә булачак, диде.
Мобилизацияләнгән ир-егетләргә хәрби өйрәнүләрдә кирәк булачак барлык әйберләр тупланмасы тапшырылды. Болар:ковриклар, яңгырдан саклану чарасы, махсус жилетлар, гигиена әйберләре һәм башкалар.
Райондагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петухов та мобилизацияләнүчеләргә хәер-фатиха теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга хәрби хезмәтләрен батырларча узуларын теләде.
Озату... Иң дулкынландыргыч мизгел. Мобилизацияләнүчеләргә туганнары белән хушлашу өчен биш минут вакыт бирелде. Хәрби өйрәнүләр пунктына автобуслар «Славянка белән хушлашу» маршы астында кузгалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев