Чүпрәледә иң яхшы яшь инспекторлар отряды һәм җитәкчеләре ачыкланды
Республика бәйгесендә район мәгариф учреждениеләре хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары һәм ЮИД җитәкчеләре катнашты.
“Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты базасында “2023-2024 уку елы йомгаклары буенча иң яхшы яшь инспекторлары отряды һәм ЮИД отрядының иң яхшы җитәкчесе” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.
Отрядлар 2023-2024 уку елындагы бөтен эшчәнлекләре яктыртылган папка әзерләгәннәр иде. Бәйге ике: “ЮИД отрядлары эшчәнлеге” һәм “ЮИД отряды җитәкчесе эшчәнлеге” номинацияләре буенча үтте.
“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Екатерина Журавлева катнашучылар алдында чыгыш ясап, бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды. Кышкы каникул чорында профилактика мәсьәләләренә кагылды, 2024 елның 11 аенда республикада балалар һәм өлкәннәр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре саннарына тукталды. Ул, шулай ук, балалар белән куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик эшне дәвам итәргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов ЮИД отрядларының барлык җитәкчеләренә уртак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде
Ә бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. “ЮИД отрядлары эшчәнлеге” номинациясендә 1нче урынны Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды, 2нче урынны – Уби урта мәктәбе, 3нче урынны Алешкин-Саплык урта мәктәбе отряды яулады.
“ЮИД отряды җитәкчесе эшчәнлеге” номинациясендә 1нче урынны Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Нина Ятманова яулады, 2нче урынга – Уби урта мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Елена Сердцева, 3нче урынга Городище урта мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Валентин Маняков чыкты.
Җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗәле Дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Кече Чынлы, Иске Чокалы, Шланга, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Шәйморза, Иске Чүпрәле мәктәп - балалар бакчасы, Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасына катнашучы Дипломнары бирелде.
Бүләкләр “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Казан шәһәренең ТУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев