Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 29622 гектар мәйданнарның уңышы җыеп алынган

Район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында барлыгы 39,2 мең га мәйданда җирләрне эшкәртәсе бар. Аның 16671 гектары туңга сөрелгән.

Районда «Цильна» һәм «Чүпрәле Рассвет Агро», «АгроТрансПорт» җәмгыятьләрендә һәм «Бикчуров Р. А.», «Мәхмүтов И. Ф.», «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-суктыру төгәлләнде. 

Бүгенге көнгә район буенча 29622 гектар мәйданнарның уңышы җыеп алынган, бу урып-суктырылырга тиешле барлык мәйданнарның 95 процентын тәшкил итә. Ындыр табагына 90974,4 тонна ашлык кайткан, район буенча һәр гектардан чыккан уртача уңыш — 30,7 центнер. 

Район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында параллель рәвештә көзге культуралар чәчү өчен туфракны эшкәртү, көзге культураларны чәчү эшләре дә бара, тиздән шикәр чөгендере алуга да керешәчәкләр. Шулай ук, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 5153 тонна печән, 5977 тонна салам, 1461 тонна силос һәм 29 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Бу шартлы бер баш терлеккә 19,6 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. 

2025 ел уңышы өчен көзге культуралар инде чәчелә башлады. Район буенча 7720 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шуның 2518 гектарын рапс, 5112 гектарын бодай һәм 90 гектарын арыш культуралары тәшкил итә. 

«Цильна» җәмгыятендә 600 гектар мәйданда бодай культурасы орлыклары җир куенына салынган.«Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә 5675 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шуның 2518 гектарын рапс, 3157 гектарын бодай культурасы тәшкил итә. «Бикчуров Р. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында 450 гектар, «Низамов А. А.» крестьян фермер хуҗалыгында 100 гектар, «Мәхмүтов И. Ф.» КФХда 120 гектар мәйданда бодай культурасы орлыклары җир куенына салынган. 

Район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында барлыгы 39,2 мең га мәйданда җирләрне эшкәртәсе бар. Аның 16671 гектары туңга сөрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев