Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак техникум студентлары Диплом алды

Быел «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы»н 50 студент тәмамлады.

"Чыгарылышлылар паркы«нда аларга Диплом тапшыру тантанасы булды. Кичәге студентлар бүген инде автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгын механизацияләү белгечлекләренә ия булдылар.

Яшь белгечләргә Дипломнар тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Гафаров, техникум директоры Фәнил Яфизов, ТР студентлар отрядлары җитәкчесе урынбасары Данил Багурин, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте директоры урынбасары Алексей Храмов, шулай ук, педагоглар, ата-аналар катнаштылар.

Кунаклар яшь белгечләргә техникумда алган белемнәрен уңышлы кулланырга, үзләрен яхшы әзерлекле белгеч итеп тагытуны теләделәр. 

Яшьләр исә яхшы белем бирүләре өчен укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр.

— Без үз студентларыбызга, алар производство практикасына чыкканда да, аннан соң да кулланырлык белемнәр бирергә тырышабыз, — дип билгеләп үтте техникум директоры Фәнил Яфизов. — Вакыт бер урында гына тормый, техник прогресс алга бара һәм без заманадан артта калмаска омтылабыз.

"Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"нда укырга теләүчеләр саны арта. Бу бигрәк тә соңгы елларда күхәтелә. Район мәктәпләрен тәмамлаучылар да, башка төбәкләрдән килүчеләр дә, биредә рәхәтләнеп укыйлар. Бу учреждениедә өйрәнелгән һөнәрләр бик кирәкле һәм мондый белгечләргә ихтыяҗ да зур.

Шуңадыр да педагогларга рәхмәт сүзләре дә күп яңгырады. Студентларның әти- әниләре исеменнән Елена Фомина, студентлардан Анастасия Павлова чыгыш ясады.

Чара барышында активистларга Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев