Чүпрәле районында изге Кадыкай Абыз бабайны искә алдылар
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында изге Кадыкай Абыз бабайны искә алдылар

Дини җыен елдагыча Коръән уку белән башланып китте.

Күп дистә елдан бирле, май аеның соңгы җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай абыз бабай каберен, аның якты истәлеген зыярәт кылу чарасы үтә.

Быел да шушы максаттан әлеге җирлеккә районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килде, чит өлкәләрдән дә кайтучылар шактый иде.

Кадыкай Абыз бабайның каберлеге Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә каддерләп саклана. Кабер өстенә таштан ясалган тактада изге язулар да бар. Соңгы елларда Абыз бабай кабере урнашкан җирлекне төзекләндерү буенча күп эшләр алып барылды, авыл халкы да, Иске Кәкерле авылы җирлеге дә зур кайгыртучанлык күрә. Бер сүз белән әйткәндә, ел саен бирегә килүче мөселман- кардәшләребез өчен барлык уңайлыклар да тудырыла.

Дини җыен елдагыча Коръән уку белән башланып китте. Аннан соң район авыллары һәм күрше өлкәләрдән килгән имам — хатыйплар динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләделәр, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырдылар. 

Зур җыенда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Марат Гафаров катнаштылар. Мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләп, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләделәр.

Корбан таратып, сәдакалар өләшенгәч, мөселман кардәшләр корбаннардан пешерелгән табын артына утырдылар. Корбаннар быел да кырыкка якын иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп дога укыды, аштан авыз итте.

Ә чынлыкта кем соң ул изге Кадыкай Абыз бабай? Җирле тарихчыларның әйтүенә караганда, аның бер кардәше Төкле- Түбә хәзрәт Әстәрхән төбәгендә җирләнгән. Абыз Кадыкай турында ачыкланган кайбер мәгълүматлар да бар. Чибәр генә бер яшь егет шушы авылга килеп чыга (төгәл елы билгеле түгел). Авыл мулласы моны үзенә ялчы итеп эшкә ала. Егет өй эшләрен эшли, җигүле ат белән урманнан утын кайтара. Авыл халкын төрле үләннәр һәм дога укып дәвалый башлый. Ялчының мондый мөмкинлеген абайлаган мулла аңа кечкенә генә өй салып бирә. Тора- бара Кадыкай Абызның даны еракларга тиз тарала. Шулай берчакны Мәскәү патшасының 18 яшьлек кызы каты авырап киткәч, патша Кадыкайны чакырту өчен вәкилләр җибәрә. Кадыкай Абыз Мәскәүгә бармый, кызны монда алып килергә куша. Берничә көнгә сузылган дәвалаудан соң, кыз аякка баса һәм бөтенләйгә савыга. Моның өчен патша Кадыкай Абызга рәхмәт йөзеннән берничә гектар урман һәм 90 гектар печәнлек җире бүлеп бирә. Әлеге печәнлек җире Татар Төкесе авылыннан җиде чакрым ераклыкта, аны мондагы халык «Будалуй» дип йөртә.

Кадыкай Абыз бабайның гомере урыс солдатлары белән сугышта киселә. Бу бәрелеш Иске һәм Яңа Кәкерле авыллары чатында булган дип әйтәләр. Сугыш көчләп чукындыру чорына карый. Ник дигәндә, Кадыкай Абыз бабай мөселман халкы белән җитәкчелек иткән. Кадыкай Абызны Төке авылына кайтарып җирлиләр. 

—Монда укылган догалар, теләгән теләкләр, кабул булмый калмый. Шуңа да халык элек тә бирегә йөргән, хәзер дә әлеге урынны изге урыннардан итеп, саклап, кадерләп тота,-ди авл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин.


Нет комментариев