Бу әлегә Иске Чүпрәле авылында -бердәнбер светофор.
Район үзәгенең иң җанлы киселешләренең берсендә: Дзержинский һәм Абязов урамнары киселешендә беренче светофор урнаштырылды. Бу әлегә Иске Чүпрәле авылында- бердәнбер светофор.
Киселештә автотранспорт хәрәкәте хәзер кагыйдә белән, тәртипле йөри, шулай да светофорга игътибар итмичә узып китүче шоферларны күзәтергә мөмкин. Әмма машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр яңалыкка күнегерләр дип ышанабыз. Чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар шактый саллы, алар машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагыла.
Искәртеп үтәбез, райондагы барлык урамнарда юл билгеләрен яңарту дәвам итә. Әлеге эш районның авыл җирлекләрендә дә алып барыла.
Район халкы Иске Чүпрәле авылының халык телендә «МСО» дип йөртелүче, Мәктәп, Газ һәм Төзүчеләр урамнары киселешендә тагын бер светофор кую зарурлыгын билгеләп үтәләр.
Нет комментариев