Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Вәлиуллов үзенең бакчасын мини-тропикка әйләндергән
Биредә персик, абрикос, төрле сорт виноград һәм башка җиләк-җимеш үсә, кыскасы төрле сорттагы куаклар бар.
Илдусның виноградлар үстерүе хакында газетабызда язып чыккан идек инде. Әмма ул моның белән генә тукталып калмаган, бүгенге көндә шәфталу (персик), абрикослар куакларыннан да мул уңыш ала. Шуның белән Чүпрәле якларында да көньяк культураларны үстерү чынбарлык икәнлеген дәлилли.
–Бакча яратырга һәм күңел биреп эшләргә кирәк, - дип саный һәвәскәр бакчачы.
Илдус Вәлиуллов шушы авылда туып-үскән. Төп нигезне ташламыйча, бүгенге көндә ул, туганнарын, якыннарын каршы алып, озатып тора. Моннан тыш, “Цильна» җәмгыятенең склад мөдиреннән тыш, пресс-хезмәткәре дә әле ул. Җәмгыятьнең уңышлары, хезмәткәрләре турында даими фото-видеолар аша социаль челтәрләрдә таныштырып тора. авыл хәбәрләрен дә онытмый, шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша.
Яраткан бакчасы белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Бакчачылар өчен оештырылган күргәзмә-бәйгеләрдә дә катнаша, бу юнәлештә белемен дә күтәрә.
Шәфталу, абрикосларны да Илдус виноградлары белән бергә моннан 10 ел элек утырта. Дистә ел тәрбияләү бушка узмый. “Быел һәркайсы мул уңыш бирделәр”,-ди ул. Тәме, сусыллыгы буенча, көньяк җимешләрең, хәтта бер якта торсын.
Шәфталуны Илдус «Симеренко истәлегенә» дигән сорттан үрчетә башлый. Әйтергә кирәк, аның бакчасында сатып алынган үсентеләр юк. Ул аларны үсе үрчетә, җимешнең төшләреннән үстерә, ботакларын “өйләндерә”, кыскасы тәҗрибәләр үткәрә. Шул рәвешле, үсентеләрне җирле климатка яраклаштыра. Бүген аның җиләк-җимеш коллекциясендә 50 төрле шәфталу, абрикос, 30 төрле виноград исәпләнә, слива, алмагач, груша һәм башка культуралар бар.
–Ниндидер табыш алу өчен шөгыльләнмим. Бакча эше миңа рәхәтлек бирә, бу минем –хобби. Алган уңыш белән туганнарымны, дусларымны сыйлыйм,-дип сөйләде Илдус. Ә беренче шәфталу җимешен ул беренче укытучысына илткән.
Райондашыбызның шөгыль-тәҗрибәсе хәтта кырыс климат шартларында (кышкы салкыннарны, көзге яңгырларны исәпкә алсак) тырышлык бәрабәренә шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешеп булганлыгын күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, Илдус Вәлиулловны икенче “Мичурин” дип исемләргә мөмкин. Аның бакчачылык тәҗрибәсе башкаларга илһам чыганасы булып торсын диясе килә.
Нет комментариев