Чүпрәле балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чаралар уза
Көн вакыйгасы

Чүпрәле балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чаралар уза

Балалар юлда иң күп зыян күрүчеләр.

Иске Чүпрәле авылындагы «Әкият» балалар бакчасында «Бала — төп пассажир» дип исемләнгән профилактик акция узды.

Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән акцияне үткәрүнең төп максаты — җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү иде.

Чара барышында ата-аналарга танышу өчен «Автомобильдә баланың иминлеге», «Юлларда иминлек. Балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре» кебек темаларга буклетлар таратылды.


Нет комментариев