Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2020 елның беренче баласын хөрмәтләделәр 

Районда 2020 елның беренче баласы булып ир-бала,   Татар Саплыгы  авылында яшәүче Ирина һәм Владимир Юдиннар гаиләсендә дөньяга килде.

Элек   еллардан  килгән матур гадәт буенча, елның беренче сабые тантаналы шартларда теркәлде.

Сабый район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 елның  4 январенда 12 сәгать 54 минутта дөньяга аваз салды. Авырлыгы 4 кг артык, буе 56 см!  Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни малайны Гордей исемләгәннәр. 

2020 ел – ил күләмендә юбилейларга бай. Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – мөһим вакыйгаларның берсе булса, районыбыз оешуына да быел -90 ел!

Бу уңайдан киң масштаблы чаралар оештыру күздә тотыла. Шул исәптән, 2020 елда туган беренче балага да истәлекле бүләкләр шактый әзерләнгән иде. Шулай итеп,  2020 елда  туган  нәни. Гордей  Юдиннар гаиләсендә – өченче, ә юбилейлы чаралар кысаларында – беренче бала булып теркәлде.

Район башлыгы Марат Гафаров бала тудыру бүлегендәге тантанада бәхетле гаиләгә чын күңелдән  тигезлек, балаларын сау-сәламәт итеп үстерүләрен теләде. Нарасыйның туу турындагы таныклыгы белән бүләкләр дә  тапшырды

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов яшь гаиләне котлап, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек бүләкләр  тапшырды.

Район ЗАГС булеге житәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да  яшь гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

Әйтергә кирәк, “Демография” проектын тормышка ашыру кысаларында  быелдан  яңа туган бәбиле, гомумән балалы  гаиләләрне күп кенә  кенә яңалыклар  көтә.  Шуларның берсе – Россия Президенты  Владимир Путин тарафыннан беренче һәм икенче балага айлык түләүләр алу турындагы  законнар.  Алар  нигезендә, беренче яки икенче бала өчен пособиеләрне төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ике тапкырга арттырачаклар. Пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче генә түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 январеннан республикада балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр дә кертелде. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, 3 яшькә кадәрле балага 10 мең күләмендә электрон сертификат алачак. Бу акчалар дарулар сатып алу өчен бирелә. Шулай ук, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдәге һәр әгъзаның керемен яшәү минимумы белән тигезләү өчен пособие кертеләчәк. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, 25 яшькә кадәрге авыл хатын-кызларының беренче балалары туганда 50 мең сум акча,  29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче баласын тудырганда  -100 мең сум акча түләнү дәвам итәчәк.

Хастаханәләрдә  нәни кешене каршылау өчен махсус  "Яңа туган балага бүләк" акциясе старт ала. Акция республика территориясендә яңа туган балалары булган, уртача айлык кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрне “колачлый”. Аларга бала тудыру йортыннан чыккан вакытта бүләкләр җыелмасы бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев