Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мәктәп директорларын юбилейлары белән котлады

Бүгенге көн Чүпрәле районы башлыгының эш графигы юбилей котлауларына бик бай булды.

Көннең икенче яртысында Марат Ринат улы  Зур Аксу һәм Түбән Чәке авылларындагы белем бирү учреждениеләрендә булды, мәктәп директорларын: Айсылу Шиһабетдинова һәм Юрий Мутинны юбилейлы туган көннәре белән котлады, педагогик коллектив белән аралашты.
Айсылу Шиһабетдинова һәм Юрий Мутин бөтен гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар. 
Айсылу Ринат кызы Шиһабетдинованың гомуми педагогик стажы 40 елга якын. Шуларның ике дистә елга якынын  ул мәктәп директоры вазыйфасында эшли. Бүгенге көндә мәктәптә 83 укучы белем ала.
Юрий Сергеевич Мутинның педагогик эшчәнлектәге  стажы 33 елны тәшкил итә.  Педагогик эшчәнлеген башлап җибәргән елларында ук аны Городище урта мәктәбендә директор урынбасары итеп билгелиләр, аннан соң район мәгариф бүлеге начальнигы булып эшли. Соңгы 6 елда Юрий Сергеевич Зур Аксу урта мәктәбендә җитәкчелек итә, бүгенге көндә анда 141 укучы белем ала.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен юбилейлары белән котлап, район башлыгы Марат Гафаров  күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, энтузиазм һәм һөнәри бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. 
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов та педагогик хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев