Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле хуҗалыклары басуларында урып-җыю темпы көчәйгәннән-көчәя

Нәтиҗәле эшлиләр

“Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында бөртеклеләрне урып-җыю  эшләре тулы куәтенә бара. Берүк вакытта хуҗалыкта урып-суктырылган һәм саламы җыелган җирләрне сукалыйлар, көзге чәчүгә әзерлилщр. Без “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә Илгизәр Хисмәтуллин җитәкчелегендәге “Магдон” һәм Әмирҗан Хисамов җитәкчелегендәге “Сибиряк” комбайннары арпа культурасы басуында игеннәрне теземнәргә сала, комбайнчылар Динар Низамов, Марат Низамов, Газиз Сираев җитәкчелегендәге “Полесье” комбайннары суктыралар иде.

Арпа культурасын хуьалыкта 600 гектар мәйданда чәчкән булганнар, бодай – 600, көзге культуралар 280 гектар мәйданны биләгән. Арпаның һәр гектары 40 центнердан артыграк уңыш биргән.

Комбайннар суктырган ашлыкны ындыр табагына "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Мансур Яруллин, Николай Иванов, Ваһап Измайлов һәм Тальгат Азизов ташып торалар. Игеннәрне суктырып алу белән үк “МТЗ-82” тракторы белән Дамир Әхмәтов саламны рулоннарга җыйдыра. Рулоннарын азык утарына кайтару хәстәрен дә  күрәләр. “К-700” тракторы белән Җәмил Хисамов  бушап калган җирне сукалап бара.

Белешмә

Район басуларында барлык мәйданнарның ... процентында урып-җыю эшләре тәмамланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 августка алынган мәгълүматлар буенча, ... гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача ...  центнерны тәшкил итә. 

“Цильна” җәмгыятендә ... гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача ... центнер уңыш бирә. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә исә ... гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача ... центнер уңыш чыга. “Чүпрәле-Рассвет Агро” җәмгыятендә ... гектардагы уңыш урып суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш ... центнерны тәшкил итә.

Рәсемдә: комбайнчы Марат Низамов; Динар Низамов һәм Газиз Сираев. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев