Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Буа районы картлар йортында 18 райондашыбыз яши.

Картлар йортында... кунакта

Өлкәннәр декадасында картлар йортында яшәүче өлкәннәребезнең хәлен белү күркәм традициягә әйләнде. 

Быел да авыл җирлекләре башлыклары, райондагы пенсионерлар берләшмәсе рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендәге делегация күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайттылар. Күчтәнәчләр эшмәкәрләр, хуҗалыклар җитәкчеләре иганәчелегендә булдырылган.

Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләрнең чүпрәлеләргә игътибарлы, шәфкатьле булуларын билгеләп узды Дилүзә Азизова.

—Елдагыча, бик җылы кабул иттеләр. Көтеп торалар. Җырлар, иҗади номерлар бүләк иттек. Барысы да канәгать булды. Яшәү шартлары яхшы, «тагын килегез», дип калдылар, -ди ул.

Әйе, һәрбер кеше — өлкәнме ул, яшьме, якыннарының игътибарына, күңел җылысына мохтаҗ. Шуны онытмаска иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев