Балаларның законлы мәнфәгатьләре сагында
Көн вакыйгасы

Балаларның законлы мәнфәгатьләре сагында

Бар игътибар балалы гаиләләрнең иминлеге һәм югары тормыш сыйфаты өчен шартлар тудыруга юнәлтелә

2020 елда ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле районындагы җәмәгать ярдәмчесе итеп 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Алена Петровна Исхакова билгеләнгән иде. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Алена Петровна,  Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесенең бурычлары нидән гыйбарәт?

-  Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычлары булып безнең районда яшәүче балаларның иреге һәм законлы мәнфәгатьләре, хокуклары саклануын контролендә тоту, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә әлеге мәсьәләләр буенча вакытында мәгълүмат җиткерү тора.

-Үткән елда бу юнәлештә нинди эшләр башкардыгыз?

- Узган Гаилә елы нәтиҗәле эш елы булды, диясем килә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты бар игътибарны балалы гаиләләрнең иминлеге һәм югары тормыш сыйфаты өчен шартлар тудыруга, алар өчен уңай мохит булдыруга юнәлдерде.

Гаилә елы тематикасы, гражданнарның бала хокукларын яклау институтына ышанычының артуы гражданнарның мөрәҗәгатьләре санының 9 процентка артуына китерде. Үткән ел дәвамында республика буенча гражданнардан 1880 мөрәҗәгать кергән. Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә  600дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. 386 мөрәҗәгать контрольгә алынган, аларның яртысыннан артыгы уңай хәл ителгән. Калганнары да контрольдә кала һәм прокуратура органнары, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектлары белән бергәләп хәл ителә.

Ведомствоара хезмәттәшлек белән гражданнарны кабул итүләр саны - 6 процентка, шул исәптән прокуратура органнары катнашы белән, күчмә кабул итүләр арткан. Әлеге юнәлештә 281 кабул итү үткәрелгән.

Хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлектә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты балалар мәнфәгатьләрендә хокукый җайга салуны камилләштерә. 2024 елда законнар белән гарантияләнгән бала хокукларына һәм мәнфәгатьләренә туры килү-килмәү мәсьәләсенә килештерүгә федераль һәм республика норматив хокукый актларының 28 проекты керде.

4 ел эчендә федераль һәм республика норматив хокукый актларының 216 проектына эксперт бәясе бирелде. Ситуациягә, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә комплекслы анализ узган елда балачакны яклау, демография һәм гомумән халыкны саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча 20дән артык тәкъдим һәм проект эшләргә мөмкинлек бирде. Соңгы 4 елда барлыгы 150дән артык тәкъдим кертелде. Алар арасында «Заступник» оешмасының эшен билгеләп үтәсем килә. Ул республикада ТР Рәисе ярдәме нигезендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән балалар куркынычсызлыгы белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен оештырылган иде.

Балаларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру өчен төп инструментларның берсе булып «Заступник» бушлай мобиль кушымтасы тора, аның аша бала шундук бәла сигналын бирә ала – ярдәм инде 2 минуттан килә. Кушымта максималь оператив реакцияне тәэмин итеп, ашыгыч хезмәтләр белән интеграцияләнгән.

2025 елның 25 январенда Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республикада демография проблемасын хәл итү буенча программа эшләргә кушты. Вәкаләтле вәкил тарафыннан хөкүмәт адресына юнәлдерелгән чаралар комплексы тәкъдим иелде.

Республика хакимияте органнары белән берлектә Балаларны яклау буенча 16 проект гамәлгә ашырылды. Аларның дүртесе 2024 елда беренче тапкыр эшли башлады. Барлыгы 4 ел эчендә 39 проект гамәлгә ашырылган. Яшүсмерләрне тәрбияләү һәм ата-аналар белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча тагын 7 проектны 2025 елда социаль блок министрлыгы гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Гаиләләрне, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча нинди эшләр алып барасыз?

Республикада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны 2 процентка кимүгә карамастан, әлеге гаиләләрдә яшәүче балалар саны шактый күп 3500дән артык.

2024 елда безнең районда  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргнең саны-7  иде, аларда  12 бала тәрбияләнә, 2023 елда 6 гаилә, 19 бала булган.

Татарстан Республикасында 2 елдан артык тернәкләндерү срогы белән исәптә торучы гаиләләр санының артуы куркыныч тудыра. Срокларны озайту балаларның хәлен катлауландыра һәм аларның хокукларын һәм тормыш сыйфатын шактый бозуга китерә.

Безнең районда ведомствоара исәптә1 елдан артык  торучы гаиләләр юк.

- Гаиләдә яшәүче балалардан тыш приютларда яшәүче балалар да бар бит әле...

- Әйе, кызганычка каршы, республика буенча социаль приютлардагы балалар саны күп: 6 айдан 1 яшькә кадәр – 271 бала; бер яшьтән өлкәнрәк – 66 бала.

Гаиләләрне саклап калу мәсьәләсенең кискенлеген исәпкә алып, республикада Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән эшләүче алкогольгә бәйлелекне дәвалау буенча “Аеклык ноктасы” ведомствоара проектында катнашучылар санын киңәйтергә кирәк.

Проект тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча балаларның 85 проценты гаиләләргә кайтарылган. Гаиләләрнең 30 проценты инде исәптән төшерелгән. Гаиләләрнең тагын 50 проценты уңай динамика белән безнең игътибар зонасында кала. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенә, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына әлеге катлаулы категория гаиләләр белән индивидуаль эшләүләре, ата-аналарны балаларына кайтаруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт  әйтәсем килә.

- Әлеге проектта безнең районнан катнашучылар бармы?

- 2024 елда безнең районда “Аеклык ноктасы” проектында бер гаилә катнашты, әти-әниләрнең икесе дә алкоголизмнан дәваланды. 2025 елда райондагы ике гаиләдән проектта 2 ата-ана катнаша.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына нинди төрдәге ярдәмнәр каралган?

- МХОда катнашучыларның гаиләләре проблемаларына игътибар итәргә, мөрәҗәгатьләрне оператив карарга кирәк. Мәсәлән, хәрби комиссариат белән уртак эш нәтиҗәләре буенча МХОда катнашучыларның балаларына бер мәртәбә түләүләр алу өчен белешмәләр бирелде.

Район Башкарма комитеты карары нигезендә әтиләре МХОда катнашучыларның районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балалары - 55 укучы түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителде. Шулай ук укучыларга районның “Акчарлак” һәм район мәктәпләре базаларында оештырыла торган көндезге лагерьларга бушлай юлламалар бирелә.

МХОда катнашучыларның балалары мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында бала караган өчен ата-аналардан алына торган түләүдән азат ителәләр.

Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына чиратсыз керү хокукы бирелә.

- Ятим балаларның хокукларын ничек яклана?

- 2024 ел ахырына Чүпрәле районында  48 ятим бала теркәлгән иде. Шулардан 29 бала -21 опекун гаиләсендә, 10 бала – 7 тәрбиягә бала алган гаиләдә, 9 бала 8 уллыкка алучы гаиләдә тәрбияләнә.

18 яшькә җитү сәбәпле 8 бала ятимлек исәбеннән төшерелде.

Опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге буенча кризис чорында гаиләне озату турында ата-аналар белән аңлату эшләре алып барабыз, балаларны тәрбияләү бурычын бозган өчен опекуннарны һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарны җаваплылыкка тарту да каралган.

- Сәламәтлеклекләре чикләнгән балалар белән эш ничек тора?

- Балаларның сәламәтлеге безнең игътибарыбызны таләп итә. Соңгы өч елда сәламәтлеге чикләнгән балалар саны 14 процентка арткан. Бүген Татарстанда андый балалар 32 меңне тәшкил итә. Безнең районда исә шундый 76  бала бар.

2024 елда республика буенча балалар катнашындагы юл- транспорт һәлакәтләре саны да арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән балалар саны исә 5 процентка арткан, 17 бала һәлак булган.

Безнең районда 2024 елда бала катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте булган.

-Агымдагы елга нинди бурычлар куелды?

-Игътибар үзәгендә ятим, инвалид балалар, авыр яшүсмерләр, дәүләт кайгыртуына мохтаҗ балалы гаиләләр кала, шулай ук, тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә балалар үлемен һәм имгәнүен киметү буенча профилактик чаралар күрү - актуаль бурыч.

- Сез кабул итүләр дә үткәрәм дидегез. Кабул итүләр кайда оештырыла?

- Теге яки бу проблемалар килеп туган очракта миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итү графигы: җомга 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Кабул итү урыны: Иске Чүпрәле, Үзәк урам, 15 нче йорт, 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе. 89274421006 номерына шалтыратып та, iskhakovaa14@yandex.ru электрон адресы буенча язып та мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Нет комментариев