Туган Як
  • Рус Тат
  • Хәрби тарих фәннәре академиясе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чүпрәлеләрнең туганнарын эзли

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган чорда, фронт солдатларын һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү буенча зур масштаблы чаралар күрелә. Яу кырында батырларча һәлак булган, яисә хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү һәм барлау эшләре дә дәвам итә.

    -Без, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире, Хәрби тарих фәннәре академиясенең член-корреспонденты Михаил Черепанов җитәкчелегендә сугыш елларында СССРның орден-медальләре белән бүләкләнгән солдат һәм офицерларның, хәбәрсез югалган сугышчыларның туган-тумачаларын эзлибез,-диләр Татарстан Республикасының "Хәтер китабы" редакциясе коллегиясе әгъзалары, тарихчы-эзтабарлар Рәхимулла Гарифуллин һәм Әхат Садриев, "Туган як" редакциясенә җибәргән хатларында. -Фашистларга каршы көрәштә күп каһарманнар һәлак булды. Журналистларның һәм фронт корреспондентларының җитешә алмавы сәбәпле, аларның нинди батырлыклар күрсәтүе билгесез булып калды. Армия штабларында, землянкаларда, окоп һәм траншеяларда табылган бүләкләү кәгазьләре бүген шушы хакта сөйли. Озак еллар әлеге документлар "Сер" грифы астында, архивларда сакланды. XXI гасырга аяк баскач кына серләр ачыла башлады. Чүпрәле районыннан чакырылган шундый фронтовикларның исемнәрен:

    Иван Сафиулла улы Айзәтуллов, 1914 елда туган,

    Ахмәт Абдрахман улы Алкаев, 1919 елда Яңа Чүпрәле авылында туган,

    Григорий Сергеевич Алимов, 1922 елда туган,

    Хабибулла Алимович Алиуллин, 1904 елда туган,

    Василий Егорович Алякин, 1919 елда Яңа Элмәле авылында туган,

    Әсәт Кәлимулла улы Арсланов, 1915 елда туган, "Батырлык өчен",

    Анатолий Иванович Батанин, 1919 елда Село Уби авылында туган,

    Иван Яковлевич Денисов, 1919 елда Зур Аксу авылында туган, "I дәрәҗәдәге Ватан сугышы," "Кызыл Йолдыз" һәм "Кызыл Байрак" орденнары белән бүләкләнгән, 1945 елның 17 февралендә (Венгриядә) һәлак булган.

    Василий Филиппович Ермолаев, 1915 елда туган,

    Степан Ананьевич Ефремов, 1910 елда Иске Элмәле авылында туган,

    Альтаф Захарович Золяев, 1914 елда туган,

    Абдулла Идрис улы Идрисов, 1914 елда Иске Чокалы авылында туган,

    Александр Алексеевич Миронов, 1920 елда Хорновар авылында туган, "Кызыл Йолдыз" һәм "Александр Невский" орденнары белән бүләкләнгән.

    Константин Николаевич Матюшин-1916 елда туган, "II дәрәҗәдәге Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз" һәм "Кызыл Байрак" орденнары белән бүләкләнгән.

    Андрей Владимирович Петрянкин-1916 елда Матак авылында туган, сугышчан заданиене батырларча үтәгәне өчен Ленин орденына һәм Советлар Союзы героена тәкъдим ителгән, "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән.

    Петр Егорович Сорокин-1912 елда Иске Дуван авылында туган, "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән.

    Григорий Васильевич Ухваркин-1917 елда Село Уби авылында туган, "Сугышчан батырлыклары өчен", "Кызыл Йолдыз" һәм "Кызыл Байрак" орденнары белән бүләкләнгән.

    Каюм Мусин улы Хаернасов-1921 (1916) елда Түбән Каракитә авылында туган, "Кызыл Йолдыз", "I, II дәрәҗәдәге Дан" орденнары белән бүләкләнгән.

    Рауф Ракип улы Хакимов-"Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән.

    Зәйдулла Зарип улы Ханбиков-1924 елда Татар Убие авылында туган, "Александр Невский" ордены белән бүләкләнгән.

    Виктор Иванович Хованский-1908 елда туган, "Сугышчан батырлыгы өчен" һәм "II дәрәҗәдәге Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнгән.

    Хәсән Әхмәтҗан улы Хөсәенов-1907 елда туган, "Кызыл йолдыз" һәм "I, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнгән.

    Домна Сергеевна Цифаркина-1918 елда туган, "Кызыл Йолдыз", "Сугышчан батырлыклары өчен" орденнары һәм "Сталинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән.

    Николай Трофимович Ярзуткин-1923 елда туган, "Кызыл Йолдыз" һәм "Кызыл Байрак" орденнары белән бүләкләнгән.

    Бу сугышчыларны белүче туганнары, яисә якыннары булса, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музее-мемориалына (84371) 5-88-71, яисә аның мөдире Михаил Валерьевич Черепановка (843) 567-80-44 номерына шалтыратсыннар. Редакциягә дә шалтыратырга мөмкин -2-20-42.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: