Тантаналы чара район Башкарма комитетында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр, оешма, предприятие вәкилләре катнашында узды.
Чара барышында «Батырлык өчен» медале белән Николай Витальевич Артемьев, «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән Динар Илгиз улы Әмирханов бүләкләнделәр. Медальләр шәхсән геройларның үзләренә тапшырылды.
Бу көнне, шулай ук, Батырлык Орденнары (үлгәннән соң) үз ияләрен тапты. Назыйм Нәбиулла улы Аббазовның әлеге бүләге туганы Мансур Аббазовка тапшырылды. Валерий Валерьевич Мресовның Батырлык Орденын (үлгәннән соң) әнисе Лидия Николаевна Насыбуллина кабул итеп алды.
Илмас Вәгыйз улы Туктиевның «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале әнисе Миләүшә Мирзатҗан кызы Туктиевага бирелде.
Тантанада катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев