Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр

Район кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара

Район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов басуларда эшләүче комбайнчылар янында булып, иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне күчмә байрак, Матау Грамоталары, акчалата премияләр белән бүләкләде.

Бүләкләүләр “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан башланды. Биредә алдынгы комбайнчы Зөлфәт Юсуповка әлегә тиңнәр юк. Ул “Класс-Тукано 570” маркалы кыр корабында урак башланганнан бирле  1423 тн. ашлык суктырган.

“Цильна” җәмгыятендә югары күрсәткечләргә Рәфикъ Шәйдуллов ирешкән. “Цильна” җәмгыятендә быелгы уракта да югары күрсәткечләргә иң өлкән һәм алдынгы комбайнчы Рәфикъ Шәйдуллов ирешкән. Ул “Класс-Тукано 430” комбайнында 1774 тонна ашлык суктырган. Җәмгыять җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров та шәхсән 2026 елгы урып-җыю кампаниясенең беренче ункөнлеге йомгаклары буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар: Фәнис Вәлиевка, Фәнис Хәйруллинга, Камиль Камаловка һәм Илгиз Миначаевка да акчалата премияләр тапшырды.

Шулай ук, “Мәхмүтов И.Ф.” хуҗалыгыннан иң яхшы комбайнчы Илмас Фәизов (“КЗС – 1218”, 300 тн.), “Низамов А.А.” хуҗалыгыннан Фәнис Шәйхаттаров (“КЗС – 1218”, 249 тн.), “АгроТрансПорт” җәмгыятеннән Илмас Низамов та ("Класс-Тукано-450", 1098 тн.) бүләкләргә ия булдылар. Аларга да, шулай ук, кызыксындыру премияләре, Грамоталар һәм күчмә байраклар тапшырылды.

Комбайнчыларын хөрмәтләүдә һәм бүләкләүдә Наил Залаков та катнашты

“Чүпрәле-Рассвет Агро” җәмгыятендә иң яхшы комбайнчы булып Александр Батырев танылды, ул “РСМ-161” комбайнында 2026 елгы урып-җыю компаниясенең беренче ункөнлеге йомгаклары буенча 1394 тонна ашлык суктыруга ирешкән. “Чүпрәле рассвет Агро”  комбайнчыларын хөрмәтләүдә һәм бүләкләүдә “Чистополье” холдинг компаниясенең генераль директоры Наил Залаков та катнашты.


Нет комментариев