Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Һади Атласи – кызыклы, бай һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган шәхес.
Һади Атласи, чынлыкта исә Мөхәммәтһади Атласов, 1876 елның 29 августында Сембер губернасының Буа өязе Иске Чәке авылында туа. Аның әтисе – Мифтахетдин мулла була, әнисе Сәрвиҗамал исемле була.
Башлангыч белемне ул мәктәптә әтисе җитәкчелегендә ала, аннары укуын Буа мәдрәсәсендә дәвам итә, анда гарәп, фарсы һәм төрек телләрен үзләштерә. Рус телен мөстәкыйль өйрәнә. Үзеннән соң бик күп фәнни язмалар калдыра.
Һади Атласиның тормыш юлы
1895 елда Сәет бистәсендә (Ырынбур янында) укытучылар педагогик курсларына укырга керә. 1898 елда курсларны тәмамлагач, Буага кайта. Мөселманнарның Диния нәзарәтендә Һади Атласи имам һәм мөдәррис вазыйфасына имтихан тапшыра һәм 1903 елның маенда Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт авылына шушы вазыйфага чакырыла.
Үз идеяләре һәм татар милләтенә тугры хезмәте аркасында аны 4 тапкыр төрмәгә утырталар. Соңгы тапкыр утыруында иреккә чыкмый. 1958 елның маенда СССР Югары суды Хәрби коллегиясе карары белән җинаять составы булмау сәбәпле аклана.
Район Башкарма комитетында муниципалитетта туып-үскән данлыклы шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләренә багышланган комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенә Һади Атласи (Мөхәммәдһади Мифтахетдин улы Атласов) исемен бирү турындагы мәсьәлә каралды.
2026 елда Һади Атласиның тууына 150 ел тула
Комиссия җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов әлеге тәкъдимнең Түбән Чәке авылы халкы тарафыннан керүен һәм агымдагы елда Һади Атласиның тууына 150 ел тулуын билгеләп үтте.
Әлеге датага бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 1 июлендәге күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты да төзелгән, ел дәвамында үткәреләчәк чаралар планы расланган.
Әйтергә кирәк, Һади Атласиның исеме райондашларыбыз, авылдашлары тарафыннан сакланып килә. 2011 елда Түбән Чәке авылында мәктәп фасадына мемориаль такта куелды, тантаналы чара оештырылды. 2023 елда исә галимнәр катнашында фәнни конференция үткәрелде. Мәктәп музеенда Һади Атласиның шәхси әйберләре, документлар һәм китаплар, шул исәптән гарәп телендәге раритет басмасы һәм гаилә истәлеге — тегү машинасы саклана.
Агымдагы юбилейлы дата уңаеннан Һади Атласиның скульптурасын әзерләү буенча эшләр башланган. Ул мәктәп территориясендә урын алачак. 9 октябрьгә шуңа бәйле фәнни конференция чарасы да планлаштырылган. Тарихны, телебезне һәм мәдәниятне саклау эшенә якташыбыз Альберт Кашап улы Шиһабетдиновның да зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк.
Комиссия утырышында Түбән Чәке мәктәбенә Һади Атласи исемен бирү турындагы карар бертавыштан кабул ителде.
Нет комментариев