Хәрби тарих фәннәре академиясе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чүпрәлеләрнең туганнарын эзли
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган чорда, фронт солдатларын һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү буенча зур масштаблы чаралар күрелә. Яу кырында батырларча һәлак булган, яисә хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү һәм барлау эшләре дә дәвам итә.