Чүпрәле ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде
Шәхесләр

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде

Яшь парлар–махсус хәрби операциядә катнашучы Никита Афанасьев һәм аның сөйгәне Милена.

Матур гаилә вакыйгасы күркәм 08.08.2026 ел датасына туры килде. Хәер, яшьләр аңа әлләни игътибар да итмәгәннәр, иң мөһиме “Без бергә!”, диләр.

Райондашыбыз Никита Коршанга-Шигали авылы егете. Гаиләдә өч кыз арасында туган бердәнбер ир-бала. Афанасьевларны райондашларыбыз крестьян-фермерлык хуҗалыгы тотучы уңган гаилә буларак белә. Шуңа да Никита бала чактан ук хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Мәктәптән соң район тармак технологияләр техникумында белем ала. Аннан армия хезмәте уза.

Әлеге теләкләргә әти-әниләре, якыннары да кушылды.Барысы да гадәти сыман. Әмма армия хезмәтеннән беркүпмедән соң, Ватан алдындагы хезмәтен дәвам итәргә карар кылга батыр егет. Әлеге карарны ул ике ел элек кабул итә. Әти-әнисе уллары өчен борчылсалар да, фикере белән килешәләр. Шулай итеп, бүгенге көндә 24 яшьлек Никита Афанасьев махсус хәрби операциядә хезмәт куя.

Сөйгәне Милена Харитонова күрше Шомыршы районында туып-үскән. Аның белән алар дуслары белән булган бәйрәм чарасында танышалар. Бер-берсен ошаталар, аралаша башлыйлар. Милена да итагатьле, хезмәт сөючән гаиләдә туа, медицина юнәлеше буенча белем ала, бүгенге көндә Чебоксар шәһәрендә үз белгечлеге буенча эшли.

Яшь гаиләне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады.

–Без якташыбыз Никита белән горурланабыз. Ул–чын патриот үрнәге, туган җирен саклаучы һәм дәүләт мәнфәгатьләрен тугры яклаучы батыр райондашыбыз. Чиксез бәхет һәм мәхәббәт телим сезгә, әлеге хисләрне гомер дәвамынча бергә озата барыгыз һәм ул сезгә барлык сынауларны да җиңәргә ярдәм итсен. Бер- беребезгә һәрчак таяныч һәм терәк булыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Марат Ринат улы.

Район башлыгы яшьләрнең мөһим документын һәм бүләкләр тапшырды. Әлеге теләкләргә әти-әниләре, якыннары да кушылды. Бу көн Никита һәм Милена өчен тормышларының иң якты һәм истәлекле вакыйгалары булып исләрендә калачак.


Нет комментариев