Чүпрәле укучылары Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйгеләрдә катнаштылар

Бу көннәрдә бар җиһан Тукайны искә ала дисәк тә дөрес булыр. Республикабыз шәһәрләрендә, авылларында, хаттә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә Тукай шигырьләрен укый. Олуг шагыйребезнең 130 еллыгына багышлап Казанның М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында "Тукай замандашлары" дип аталган VI Халыкара шигырь уку бәйгесе узды.
Шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия бәйгесе - милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән социаль мәдәни-агарту проекты. Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мари Эл, Башкортстан, Кытай, Индонезия, Төркиядә яшәүчеләрдән 500 гариза кабул ителгән. Шигырь укучылар арасында 7 яшьлек балалар, театр һәм музыка училищесы, югары уку йортлары студентлары да бар. Балалар яшьләренә карап көч сынашты. Укучыларның тырышып- тырышып Тукай, аның замандашлары шигырьләрен сөйләүләренә күңел үзеннән-үзе сөенде. Бу хакта жюри рәисе, Татарстанның атказанган артисты, Казан театр училищесы мөгаллиме, танылган диктор Инсаф Абдулла:
- Бирегә сәләтсез балалар килмәгән. Аларның сәхнәгә менеп Тукай шигырьләрен укуы гына да ни тора! Димәк, милләтебез яшиячәк әле. Мондый яшьләр булганда Тукай, Алишлар онытылмас. Балаларны бәйгегә әзерләп китергән җитәкчеләргә зур рәхмәт, - диде.
Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйгеләрдә Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 2 б сыйныф укучылары да актив катнашты. Күптән түгел генә "Илһамият" республика фестиваль-конкурсында Миначев Алмаз Г.Тукайның "Пар ат" шигырен башкарып 2 дәрәҗәдәге дипломга лаек булса, "Тукай замандашлары" конкурсында Әхмәдова Алия А. Алишның "Бал корты һәм Шөпшә" әкиятен сөйләп "Иң оста башкаручы" номинациясендә дипломга лаек булып 22-нче апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында гала-концертта катнашу бәхетенә иреште.
Киләчәгебезне күзаллау өчен мондый бәйгеләр кирәк. Озак та үтмәс, халык яшь буынның шигырьләрен укыр, җырларын җырлар, алар язган сценарийлар буенча куелган спектакльләргә йөрер. Алмашка мондый балалар үсә икән, димәк, татар теленең дә, мәдәниятебезнең дә киләчәге бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!16900
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.3700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13700
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24500
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.26900
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.28000
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.27700
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28200
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45300
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33800
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9200
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.15600
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
26 февраль 2021 - 09:16Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамландыТатарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды.4900
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!15500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика