Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 1 августтан аракыга бәя артты

    1 августтан ваклап сату кибетләрендә аракының минималь рәсми бәясе арта. Бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә. Аракының ярты литры 21 сумга кыйммәтләнә. Ягъни ярты литрлы бер шешә аракы бәясе 220 сумга җитә, дигән сүз.

    Аракыга бәяләр январь аеннан ук күтәрелергә тиеш иде. Тик дәүләт хәмер бәясен этаплап күтәрергә карар итте. 11 мартка кадәр аракының минималь рәсми бәясе 170 сум торса, 11 марттан ярты литрлы шешәдәге аракыны 199 сумнан кимрәк бәядән сатарга ярамый башлады. Хәзер исә минималь бәяне 220 сумга кадәр күтәрергә вакыт җиткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: аракы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: