Үзмәшгульләргә юллар ачык
Моннан 5 ел элек илебездә үзмәшгульлек дигән хезмәт төре барлыкка килгән иде. Бу берәр төрле керемнәре, ягъни эшләре булучыларга бу һөнәр белән ачыктан-ачык шөгыльләнергә мөмкинлек бирде.
Татарстанда бүгенге көнгә шундый кешеләрнең саны 9000гә якын, районыбызда исә — 1545 кеше. Билгеле, һәрбер эшчәнлек үстерүне, яңалык кертүне сорый. Шуңа да, бүгенге базар шартларыннан чыгып, үзмәшгульләргә дәүләт тарафыннан яңа өстенлекләр, мөмкинлекләр тәкъдим ителә.
Районда үзмәшгульләр белән узган очрашуда да ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиле Денис Якушев шушы яңалыклар хакында сөйләде. Шуларның берсе —үзмәшгульләргә үз статусларын саклап, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп эшләүне тәкъдим итте ул.
Денис Якушев билгеләп үткәнчә, бу җитештергән товарны маркировкалау белән шөгыльләнү, үз продукцияңә кирәкле документлар — лицензияләр, сертификацияләр, башка рөхсәт документлары алу, дәүләт ярдәме чараларының киңәйтелгән пакетыннан файдалану, маркетплейсларга чыгу мөмкинлеге бирә. Шулай ук, аерым банк счетлары булдыру, ташламалы кредитлар алу өчен мөрәҗәгать итә алачаксың. Шул ук вакытта үзмәшгульләр аз күләмдә салым түләү кебек өстенлекләрен дә югалтмаячаклар.
Район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Ильмир Измайлов әлеге мөмкинлекләр үзмәшгульләргә эшчәнлекләрен тагын да җәелдерергә ярдәм итәчәк, диде.
—Шәхси эшмәкәр буларак теркәлү бернинди авырлыклар да, өстәмә чыгымнар да таләп итми. Әлеге процедураны узарга һәм башка төрле ярдәм кирәк булган очракта да һәрвакыт булышырга әзербез. Теләге булучылар райондагы мәгълүмати бүлек җитәкчесенең вазифаларын башкаручы Светлана Жирновага 2-20-16 телефон номеры белән мөрәҗәгать итә алалар, шулай ук, үзмәшгульләр белән Ватсап төркеме булдырдык, барлык мөһим мәгълүмат шунда язылып барачак,-дип аңлатты Ильмир Измайлов.
Очрашу барышында үзмәшгульләр сораулар бирделәр, проблемаларга тукталдылар, тәкъдимнәрен керттеләр.
—Чыннан да үзмәшгульләргә эшчәнлекләрен алып бару өчен мөмкинлекләр чикләнгән иде. Билгеле, шушы статусны саклап, барлык дәүләт программаларыннан файдалана алу —зур ярдәм булачак, -ди үзмәшгулъ Юлия Казакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев