Татарстанда виноград үстерүчеләр саны елдан- ел арта бара.
Җимешнең уңышы да куандыра. Моның шулай икәнлеген күргәзмә барышында да күрергә мөмкин булган. Күргәзмәнең шаһиты һәм катнашучы–райондашыбыз: Кече Чынлы авылыннан Илдус Валиуллов. Ул соңгы елларда үзенең шәхси бакчасында виноград һәм җылы якларда үсүче җимеш агачларын үрчетү, үстерү белән шөгыльләнә. Райондашларыбыз аны, хәтта шаяртып: “Чүпрәле Мичурины” да дип йөртәләр.
Күргәзмәдә Самара, Саранск, Ульяновск якларыннан да килүчеләр булган. Барлыгы 100 дән артык виноград сорты тәкъдим ителгән, чарада 500дән артык кеше катнашкан.
Төбәкара күргәзмәнең нәкъ менә Кама Тамагында узуы да тикмәгә түгел. Чөнки биредә моннан 10 ел элек күрше төбәгебез Чувашия якларыннан-Батыр районында туып-үскән Айрат Ялалетдинов виноград плантацияләре җәелдерергә уйлый һәм аның әлеге теләге тормышка чынлап торып аша да. Бүгенге көндә әлеге масштабтагы виноград плантациясе Татарстанда бердәнбер булып санала, бирегә хәтта сәяхәтләр дә оештырыла.
–Әлеге төбәкара чараны оештыру да Айрат Ялалетдиновның инициативасы иде. Ул виноград үстерү белән шөгыльләнүче һәвәскәрләрне һәм профессионалларны берләштерде. Күп кенә яңалыклар, мәгълүматлар алып кайттык. Бик файдалы чара булды,-ди бу уңайдан райондашыбыз Илдус Валиуллов.
Райондашыбыз бу өлкәдә үзе өчен тагын да тәҗрибә туплаудан тыш, күргәзмә нәтиҗәләре буенча ике Дипломга да лаек булган. “Техник"сортлар арасында иң татлы булып саналган номинациядә ул "Маршалл форш" сортлы вингорады белән (авырлыгы 25 кг) 1нче урынны, һәм “Орлыксыз” сортлар арасында “Сомерсет сидлис" сорты өчен (авырлыгы 23 кг) 2нче урынны алган.
Бүгенге көндә Илдусның бакчасында 30дан артык сортлы виноград үстерелә. Әлеге юнәлештә ул алга таба да үзенең белемен һәм тәҗрибәсен арттырырга уйлый.
Әфәрин, шулай була күрсен! Илдус Валиуллов кебек бакчачы райондашларыбыз булганда Чүпрәле җирләрендә дә киләчәктә виноград плантацияләре барлыкка килер, иншаллаһ.
Нет комментариев