Иске Шәйморза авылында яшәүче Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтовага 90 яшь тулды
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында яшәүче Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтовага 90 яшь тулды

Юбилярны олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килгән иде.

 

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны. Үзен тәбрикләргә килгән кунакларны да  ул үз туганнарыдай якын итеп, үз аякларында, ишек төбендә үк ачык йөз белән каршы алды.

Алексей Ярухин юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырды. Кунаклар юбилярга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.

Зөбәйдә Вәлиулла кызы - сугыш чоры баласы. Аның хезмәт сөючәнлеген авыл халкы бүген дә хәтерли һәм хөрмәт итә. Ул 1932 елның 6 октябрендә Буденовск (бүгенге көндә Чүпрәле) районының Иске Шәйморза авылында туа. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килгән аңа. 1941 елда 1 сыйныфка укырга керә. Юбиляр үзе әйтүенчә, укуын дәвам итә алмый, авырып китә һәм инде бүтән мәктәпкә бармый. Ләкин ул үзлегеннән укырга һәм язарга өйрәнә. Зөбәйдә Вәлиулла кызы мәктәптә уку урынына өлкәннәр белән басуга эшкә бара. Аңа олылар белән беррәттән печән җыюда да катнашырга туры килә, иртә яздан алып кара көзгәчә чөгендер игүдә дә эшли ул. Аңа нинди генә эш кушсалар да, намус белән, җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Авыл халкыннан да Зөбәйдә Вәлиулла кызы турында мактау сүзләре генә ишетелә.

Зөбәйдә апа яшьтән үк төрле бизәкләр төшереп тәрәзә челтәрләре чигәргә ярата. Авылдашлары әле бүген дә аның матурлап чәчәкләп чиккән тәрәзә пәрдәләрен искә алып сөйлиләр. Авылдагы һәр өйдә аның чиккән эленге-пәрдәләре тәрәзәләргә ямь биреп торган.

- Ул яшьтән үк бик пөхтә, өе һәрвакыт чиста, ямьле иде. Тәрәзә эленгеләре чигүне сорап килгән бер генә авылдашын да кире бормаска тырышты, бик уңган, булган булды инде ул,- диләр аның турында өлкән яшьтәге авылдашлары.

1953 елда ул авылдашы Хәйдәр Әхмәтовка кияүгә чыга. Хәйдәр ага да гомере буе туган авылында хезмәт куя, ул элемтәче монтер була.

Зөбәйдә Вәлиулла кызы 60 яшькә кадәр колхозда төрле эшләр башкара. Колхоз бакчасында эшләргә дә туры килә аңа. 1992 елда лаеклы ялга чыга. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше белән бергә алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: Алсу, Талия, Илһам һәм Нагим. Аларның һәрберсенә ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Хәйдәр абый белән Зөбәйдә апа бәхетле гомер кичерә. Кызганычка каршы, Хәйдәр абый моннан 10 ел элек бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Зөбәйдә апа улы Илһам белән яши. Юбилярның 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

-Тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә ветераныбыз, шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый. Саулыгы ныклы булгач, күңеле һәрчак күтәренке. Күпләргә үрнәк итеп куям Зөбәйдә апаның яшәү рәвешен,-ди Илһамия Мохитова.

Бүген Зөбәйдә апа балалары һәм оныкларының ныклы игътибарын тоеп яши. Балалары һәм оныклары әниләре янына еш кайталар, аның һәр эшендә ярдәм итәләр.

Кунакларны да Зөбәйдә апа ишек төбенә кадәр озатып “Тагын килегез”, дип озатып калды.


Нет комментариев