Чүпрәледән Лариса Долгова мамык җепләрләрдән штукатулкалар, кәрзиннәр үрә
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Лариса Долгова мамык җепләрләрдән штукатулкалар, кәрзиннәр үрә

Яңа кәсепкә өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Районыбызда оста куллы ханымнар күп

Хайбулдино авылында яшәүче шундый кул остасы Лариса Витальевна Долгова, махсус мамык җепләрләрдән штукатулкалар, кәрзиннәр, хатын-кызлар өчен күз явын алырлык кечкенә сумкалар үрә. Күңел халәтен биреп тудырган әлеге аксессуарлар көндәлек тормышыбызда, аеруча, хатын-кызлар өчен, кабатланмас образ, зәвыкъ өсти, чөнки мондый әйберләр кибетләрдә сатылмый.

Лариса Витальевна – Хайбулдино авылыннан. Елизавета Васильевна һәм Виталий Порфирьевичлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган ул. Әнисе бар гомерен шәфкать туташы хезмәтенә багышлаган, әтисе исә электрик хезмәтен башкарган.

Лариса авылдагы мәктәптә башлангыч белем алып, укуын Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дәвам итә. Казан шәһәрендә бухгалтер белгечлеген үзләштерә. Соңрак исә юридик белем дә ала. Тормышка чыга, алдагы гомерен авыл тормышы белән бәйли.

Лариса ханым сөйләвенчә, махсус каты мамык җепләрдән төрле-төрле әйберләр үрү эшенә ул күптән түгел генә тотынган. Шулай булса да, бу юнәлештәге кул эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп өлгергән.

–Әлеге иҗатка юлым “егылып төшүдән” башланды, дип еш кына шаяртырга яратам мин. Бу чынлыкта да шулай. Егылып төшеп, мин аркамны нык авырттырдым һәм берничә ай “больничный”да өйдә утырырга туры килде. Шулай итеп, язмыш мине “пауза”га куйды, ашыкмаска өйрәтте. Ә чынлыкта исә мин бик актив кешемен, тик торырга бер дә яратмыйм. Шуңа күрә дә көннәр буе өйдә, бер шөгыльсез утыру күңелсез була башлады.”Болай булмый”, дип мин үземә берәр шөгыль табарга кирәклеген аңладым. Эзләнә торгач, шушы каты мамык җепләрдән төрле әйберләр үрү эшенә юлыктым, -дип сөйли әлеге юнәлештәге башлангыч юлы хакында оста.

Башлап, Лариса ханым мәктәптә белем алучы оныгы өчен композиция ясый. Аннан бер-бер артлы башка төрле иҗат җимешләрен дә тудыру эшенә керешә.

–Әлеге шөгыль шулкадәр үзенә тартты ки, башкаларныкы төсле түгел, ә үзем дә, “болай булса тагын да матуррак булыр”, дип уйланып йөрим, яңа образлар күңелемдә тудырам. Бер сүз белән әйткәндә, авыртулар онытылды, шөгылем–мине дәвалады,-ди ул.

Аның коллекциясендә кечкенә тартмачыклардан башлап, кәрзиннәр, төрле әйберләр тутырып куяр өчен савытлар, аш-су өстәле өчен: тәлинкә аслары, салфеткалар бар. Ә иң сокландырганы– хатын-кызлар өчен сумкалар.

Бүгенге көндә Лариса ханым янәдән хезмәткә кайткан, ул районыбыздагы кибетләрнең берсенә эшли. Әмма башлаган шөгылен ташларга һич уламый. “Буш вакытым булуга, иҗат итәргә утырам”, -ди ул.

–Хәзер бит күңелең теләгән эш белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур. Барлык кирәк-яракны интернет аша кайтарам, матур-матур образларны да интернеттан эзлим,- ди ул. – Яраткан эшемә утыргач, минем өчен бар дөньям шунда әйләнә. Шушы мохиттә, шушы халәттә булу миңа бик ошый. Ул күңелне тынычландыра,  ә нәтиҗәсе үземне генә түгел, кешеләрне дә сөендерә.

Кул эшләре остасы үзенең эшләнмәләрен якыннарына, туганнарына бүләк итә, сораучыларга да ясап бирә икән.

Күңеле белән гүзәллекә, матурлыкка гашыйк булган Лариса ханымның бакчасы да яз-җәй-көз дәвамында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Уңган хуҗабикә яшелчә-җимешен дә мулдан үстерә, алардан кышлыкка кайнатмалар, төрле ризыклар әзерли. Улы һәм кызы өчен кадерле әни һәм өч оныгы өчен яраткан әби дә әле ул.


Нет комментариев