Беренчеләрдән булып “Цильна” җәмгыяте урып-җыюга кереште.
2025 елның мөһим кампаниясен җиңел кулдан Илгиз Миначев ярдәмчесе Дамиль Алимов, Фәнис Вәлиев ярдәмчесе Илназ Нуруллин , Рәфик Шәйдуллов ярдәмчесе Илназ Фәхретдинов, Камил Камалов ярдәмчесе Алмаз Ахметзянов, Фәнис Хәйруллин ярдәмчесе Ранис Хәйруллин белән башлап җибәрделәр. Алар 100 гектар мәйданны биләгән бодай кулътурасын "эх" дигәнче суктырып алдылар.
Ашлыкны ындыр табагына “КамАЗ” автомобильләрен идарә итүче шоферлар Әсхат Җамалетдинов, Ильнур Алимов, Марат Садеев, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Владимир Макаров һәм Вячеслав Ижегеров ташып торды. Көзге бодайның уртача уңышы 61 центнерны тәшкил итә.
Механизаторлар Фәрит Әхмәтҗанов, Фәргать Аббазов һәм Рәмис Айнуллов “МТЗ-82” маркалы тракторларда шунда ук саламны рулоннарга җыйдырып баралар.
Нет комментариев