Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә илебездә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узды.
Әйтергә кирәк, чүпрәлеләр тавыш бирүдә һәрвакыттагыча активлык күрсәтте. Сайлауларга өлкәннр дә, яшьләр гаиләләре һәм балалары белән килде.
Сәяси вакыйгада район башлыгы Марат Гафаров та гаиләсе белән катнашты. Ул үзенең гражданлык бурычын 18 сентябрьдә Иске Чүпрәле авылында урнашкан 1338нче сайлау участогында үтәде.
Тавыш бирү көннәрендә район мәдәнятчеләре җыр-моңнары белән каршы алып, озатып торды. Өч көн дәвамында сайлау участокларында бирелгән махсус беләзекләр белән бушлай кинотеатрга, музейларга керү мөмкинлеге, балалар иҗат йорты сәнгате белән танышырга мөмкин булды.
Моннан тыш, Татарстанда сайлау көннәрендә «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы да оештырылды. Конкурста катнашучылар арасында өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 уйнатылды. Әйтергә кирәк, автотранспортның беренчесен якташларыбыз–Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова отты. Аның тормыш иптәше–Эльбрус Югары Каракитә авылыннан.
Нет комментариев