Чара Өлкәннәр көне һәм ункөнлеге кысаларында үтте.
Ветераннарның район советында элек елларда район ветераннар советы президиумы членнары һәм активистлары булган, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәр белән очрашу булды.
Ветераннарның район советы рәисе Роза Насыйбуллина очрашуга килгән ветераннарны бәйрәм – Өлкәннәр көне белән тәбрикләде һәм аларга киләчәктә дә исәнлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге теләде. Ул, шулай ук, агымдагы елда районда ветераннар советы оешуга 35 ел тулуын да ассызыклады.
Чарага килгән кунаклар чәй өстәле артында бер-берсе белән аралашты, рәхәтләнеп ял итте. Очрашу котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләрне искә алу белән үрелеп барды. Һәркем элегрәк ничек яшәгәннәрен, эшләгәннәрен искә төшерде, үзләренең яшь вакытлары турында сөйләде, бүгенгедән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар бергә эшләгән, әмма бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән чордашларын да искә алдылар.
Бәйрәм-очрашуда катнашучы өлкәннәрнең күпчелеге сугыш чоры балалары. Күпме авырлык кичерергә туры килүенә дә карамастан үзләренә бернинди дә ташламалар юклыгыннан зарланып та алдылар.
Сүз алып сөйләүчеләрдән озак еллар ветераннарның район советын җитәкләгән Фиркать Җәлалов мондый чара оештырып, элек елларда иңне-иңгә куеп, бергә эшләгән чордашлары белән очрашу мөмкинлеге тудырган өчен советның бүгенге җитәкчесенә рәхмәтләрен җиткерде. Хезмәт ветераннары Камил Бикмөхәммәтов, Равил Шәкуров, Фәридун Хафизов, Мансур Хәйруллин да өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә менә шундый күңелле очрашуларның тагын күп тапкырлар кабатлануын һәм аларның һәркайсының анда катнаша алуын теләделәр.
Нет комментариев