Чүпрәледә капиталь төзекләндерүдән соң туган төбәкне өйрәнү музее ачылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә капиталь төзекләндерүдән соң туган төбәкне өйрәнү музее ачылды

Музейны төзекләндерү эшләрендә, хезмәттәшлек итүдә зур өлеш кертүчеләр бу көнне Рәхмәт хатларына ия булды.

Яңа төсмер алган, тыштан ук үзенә җәлеп итә торган музей бинасының 2026 елда билгеләп үтелүче Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында төзекләндерелүе аерым бер әһәмияткә ия. Бу хакта тантанада район башлыгы Марат Гафаров та билгеләп үтте.

– Музей тарихи хәтер, истәлекләр саклау гына түгел, ә ватанпәрвәрлек тәрбия бирү урыны. Җирлегебездә яшәгән халыкларның мәдәни, фидакарльлек байлыгын барлаучы, күңел җәүһәрләрен саклаучы мәйдан да ул. Тарих елъязмасында исемнәрен калдырган данлыклы якташлырыбызның исемнәре биредә мәңгеләштерелгән, аларның хезмәт юлы киләчәк буыннарга кадерләп тапшырыла. Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар, диләр бит. Яңартылган музей бинасы районыбыз халкының һәм кунакларның яратып килә торган урыны булсын,- диде Марат Ринат улы.

Музейны ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов та катнашты. Алар чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, музейның озак еллар халыкка хезмәт итүен теләделәр.

Музей тарихы

Чүпрәле районының туган төбәкне өйрәнү музее 1970 елда Пионерлар йортында Туган якны өйрәнү почмагы буларак ачыла. 1990 елда ул элеккеге хәрби комиссариат бинасына күчерелә. 1991 елдан 2000 елга кадәр музей Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора. 2011 елда ул муниципаль бюджет учреждениесе статусын ала, ә 2013 елда аңа элеккеге Агробанк бинасының беренче катында урын бирелә. Төзекләндерүдән соң, музей әлеге бинаның ике катында да урын алды.

Рәсми ачылыш тантанасыннан соң, кунаклар бинаның эчке өлеше белән таныштылар. Яңартылган музейда хәзер  ....зал эшли. Анда барлыгы ....артык экспонат исәпләнә.

Музей директоры Резеда Фәизова яңартылган заллар буйлап экскурсия үткәрде. Экспозиция районның 1931 елда оешканнан бирле булган тарихын чагылдыра.

Коллекциядә күренекле якташларыбыз, исемнәре татар һәм чуваш халыклары тарихына язылган башка бик күп шәхесләр бар. Экспозициядә шулай ук сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең документлары һәм шәхси әйберләре, Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт геройларының фотосурәтләре һәм документлары тәкъдим ителгән. Музейда, шулай ук, мамонтлар яшәгән чордан алып бүгенге заман тарихын чагылдырган экспонатлар, татар һәм чуваш халыкларының көнкүреш әйберләре урын алган, киң мәйданда авыл утары-ишегалды урнашкан. Биредә Чүпрәле районы энциклопедиясенең Электрон вариантын да күрергә мөмкин.

–Музеебыз ел саен яңа экспозицияләр белән тулыланып тора. Биредә без экскурсияләр, викториналар, квестлар, тарихи чаралар үткәрәбез, райондашларыбызны яңа бинабызда көтеп калабыз,-дип шатлыгы белән уртаклашты Резидә ханым Фәизова.


Нет комментариев