Үсентеләрне утырту район территориясен яшелләндерү максатыннан оештырылды.
Үткән атнада районда яшь куак үсентеләре утырту оештырылды. Әлеге эш районның “Чүпрәле”, “Мәктәп укучылары” паркларында һәм “Кадер” чишмәсе территориясендә башкарылды, анда чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.
Чүпрәле районы администрациясе, финанс-бюджет палатасы һәм ветеринария берләшмәсе вәкилләре Ленин урамындагы “Кадер” чишмәсе территориясен яшелләндерсәләр, “Чүпрәле” паркында чыршы үсентеләре күп функцияле үзәк бинасында урнашкан оешмалар көче белән утыртылды. “Мәктәп укучылары” паркында чыршы һәм нарат үсентеләрен утырту эшләре, остазлары Артем Солдатов җитәкчелегендә, “Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы” студентлары һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы территориясендәге парклар район предприятиеләренә һәм оешмаларына бүленгән иде. Аларның һәрберсе үз территорияләрендә яңа үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Шулай ук, авыл җирлекләрендә дә территорияләрне яшелләндерү эшләре бара.
Нет комментариев