“Чекурское” ирекле янгын сүндерү командасының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетүдән саклап калынды.
3 октябрьдә 6 сәгать 00 минутта 114 янгын-коткару частена Түбән Чәке авылында шәхси йорт яну турында хәбәр алына. Ике минуттан соң янгын урынына «Чекурское» ирекле янгын сүндерү командасыны килеп җитә. Бу вакытта өйнең түбәсе яна торган була. Ун минуттан соң янгын тулысынча сүндерелә. Вакытында күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә өйгә зарар килмичә кала – ут өй эченә зыян китерми, бүлмәләр яшәргә яраклы булып кала. Шулай да янгын нәтиҗәсендә түбәгә 18 кв.м мәйданда зарар күрә, аны ремонтларга кирәк булачак.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев