Чүпрәледә чөгендер басуларында – урак өсте
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чөгендер басуларында – урак өсте

Җәмгыятьтә эш төгәл һәм ике сменада оештырылган.

“Цильна” җәмгыятендәге 90 гектар мәйданны биләгән чөгендер басуында Рәмис Айнуллов һәм аның ярдәмчесе Марат Яруков “Ропа” маркалы комбайн белән эшлиләр. Әлеге чит ил комбайны берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә казытып чыгара һәм татлы тамырларны бункерына тутырып та бара. Бункерларга тутырылган шикәр чөгендерен исә басудагы кагатларга бушаталар, аннан соң аларны КамАЗ һәм МАЗ автомобильләренә төятеп, шикәр заводларына озаталар.

Төнге сменада Рәмис Айнуллов һәм Марат Яруковны тәҗрибәле механизаторларның берсе булган Ильнур Сатдинов алмаштыра.

Хуҗалыкта механизаторлар вакыт белән санашмыйча, намус белән эшлиләр. Шикәр чөгендеренең уңышы да мул, гектарыннан уртача 600 центнер уңыш чыга. “Көненә берничә рейс ясарга мөмкинлегебез бар, әмма шикәр заводларында татлы тамырны тапшыру өчен чират шактый җыела”, диләр механизатор егетләр.

Җәмгыятьтә кышкы культураларны чәчү дә оптималь срокларда башкарылган. Биредә 600 гектар мәйданда кышкы бодай культурасы орлыкларын җир куенына салып калдырганнар. Урып-суктырылган басулардан саламны рулоннарга чорнатып куйганнар, хәзерге вакытта аларны ферма яннарына кайтару эшләре бара.

Дәвам итеп

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 сентябрьга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 23998 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган, бу барлык мәйданнарның 88,5 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 39,1 центнер уңыш чыга.

Район буенча 120 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 541,7 центнерны тәшкил итә.

Җәмгыятьләрдә һәм хуҗалыкларда хәзерге вакытта силос салу, җирләрне туңга сөрү кебек эшләр дә бара. Район буенча 17054 гектар мәйдандагы җирләр туңга сөрелгән.

Кышкы чорга мал-туар өчен район буенча 17687,35 тонна азык берәмлеге әзерләнгән, шул исәптән, 6893 тонна печән, 42387 тонна сенаж, 4910 тонна силос салынган. Шартлы бер баш терлеккә уртача 26,6 центнер азык берәмлеге тупланган.


Нет комментариев