Хәрбиләр бүләккә батырлык һәм каһарманлыклары өчен лаек булган.
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы район хакимияте бинасында узды.
“Безнең егетләребез Ватанны намус белән саклыйлар, илебез азатлыгы өчен гражданлык бурычларын намус белән үтиләр. Дан һәм хөрмәт аларга!”, - диде район башлыгы Марат Гафаров орденнарны тапшырыр алдыннан.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Указы белән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен бирелә торган Батырлык ордены райондашларыбыз: Алексей Анатольевич Ягашкинга һәм Николай Владимирович Сюмма (һәлак булганнан соң) бүләкләнде. Николай Сюмманың дәүләт бүләген бертуганы Алевтина Янышева алды.
“Илне саклау – ир-егет бурычы”, - ди Иске Чүпрәле авылы ир-егете Алексей Ягашкин. Ул бүгенге көндә ялда.
–Райондашларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсын, дөньялар тынычлансын, -дип теләкләрен җиткерде бүләкне алганда.
Чарада Буа һәм Чүпрәле районы буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин да катнашты.
Нет комментариев