Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында терлекләрне чиплауны биш бригада башкарачак

Маллар маркировкаланырга, биркаланырга һәм исәпкә алынырга тиеш

2022 елның 28 июнендәге 221 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең “Ветеринария турында”гы Законына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары 2023 елның 1 сентябреннән маркировкаланырга (биркаланырга һәм исәпкә алынырга) тиеш. Бу турыда безгә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов хәбәр итте.

Айрат Иматдинов, шулай ук, 2022 елның 1 сентябреннән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының  “Хайваннарны суюның ветеринария кагыйдәләрен һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм үткәрүнең ветеринария кагыйдәләрен раслау турында”гы 269 номерлы боерыгы үз көченә керүен дә әйтте. Әлеге боерык нигезендә идентификацияләнмәгән хайваннарны сую тыела. Кыскасы, сугым пунктына җибәрелгән терлекләр идентификацияләнергә тиеш, югыйсә аларны кабул итмәячәкләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм  Миңнеханов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннарны биркалау өчен финанслар бүлгәннәр.

Моннан соң һәр сыерның үз электрон паспорты булачак. Ветеринария белгечләре махсус приборлар әзерлиләр. Алар белән сыерның колагына идентификацион номер беркетеләчәк. Чүпрәле районында терлекләрне чиплауны биш бригада башкарачак. Бер белгеч биркалар урнаштыру белән шөгыльләнә. Сыерның сул колагына визуаль номер, ә уң колагына электрон чип беркетелә. Тагын бер хезмәткәр һәр сыерны махсус исемлеккә теркәп бара, анда номерлы штрих-код беркетелә. Барлык мәгълүматлар: малның кушаматы, яше, токымы, хуҗасы һәм башка мәгълүмат базага кертелә. Штрих-кодны смартфон нигезендә эшләнгән махсус җайланма белән укып булачак.

Моннан тыш, ветеринария белгечләре параллель рәвештә язгы эпизоотиягә каршы чаралар үткәрәләр. Белгәнебезчә, алар ел саен яз һәм көз айларында уза.


Нет комментариев