Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның авыл хезмәтчәннәре көне белән котлавы

11 октябрь–Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле дата.

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!Сезне һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм.

Агросәнәгать комплексы Татарстан икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора. Муллык бүләк итүче, табыннарыбызны икмәкле итүче фидакарь хезмәт ияләре мактау һәм данлауга һәрчак лаек.

Авыл хуҗалыгы тармагы Чүпрәле муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны модернизацияләү, яңа хуҗалыклар, шул исәптән фермерлык хуҗалыклары оешу – моның ачык мисалы. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. Сез –республикабыз һәм илебезнең өмете, йөз аклыгы.

Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районыбызның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калам.

Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

 

 


Нет комментариев