Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза

Хәрби әзерлек нигезләрен 60лап егет өйрәнәчәк.

22 майдан район мәктәпләрендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби –уку җыеннары  башланды. Алар 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Җыеннар гадәттәгечә,  Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан  «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда оештырылган.

Җыеннарны үткәрүнең максаты булып,  хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле психологик һәм физик сыйфатларны формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Россиянең тарихи, мәдәни үткәне һәм кораллы көчләргә хөрмәт тәрбияләү тора.  Чараны  үткәрү хөкүмәт карарында каралган, ул барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри булып тора.

Җыеннар вакытында унынчы сыйныф укучылары үзләренең физик әзерлекләрен, автоматны сүтеп-җыю һәм шәхси саклану чараларын киюдә осталыкларын, сафта йөрергә, җирлектә  ориентлашу серләренә, ә иң мөһиме-укучы егетләр чын дуслыкның  һәм ышанычлы иптәшнең ярдәмен татырга өйрәнәчәкләр.

Җыеннар башлану белән  Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов котлады.

- Һәр ир-ат үз Ватанын, үз гаиләсен һәм якыннарын якларга һәм сакларга тиеш. Хшрби-уку  җыеннары–ул армия тормышының бер мизгеле.  Бу көннәр сезне дисциплиналы булырга, мөстәкыйльлеккә һәм шул ук вакытта коллективта яшәргә йрәтәчәк. Биредә сезгә барлык кирәкле нормативларны үтәргә һәм сезнең чыннан да Ватанны сакларга әзер булуыгызны күрсәтергә кирәк булачак, - дип билгеләп үтте ул.

Хәрби-уку  җыенының беренче көнен егетләр  ГТО нормативларын тапшырудан башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев