Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча 2018 елның 20 апреленнән 20 августына кадәр бәйге игълан ителде.
Бәйгедә район халкы, предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Шартлар бик гади: тирә-як, территорияң төзекләндерелгән, чиста, тәртиптә, буялган булсын һәм әлеге эшләрне башкару мизгелләре фотосурәтләрдә чагылдыр.
Җиңүчеләр өч номинация: «Иң әйбәт предприятие», «Үрнәк булган йорт биләмәсе»; «Иң әйбәт авыл җирлеге» буенча бүләкләнәчәк. Бүләкләү фонды: 1 урын–30 мең, 2 урын–20 мең, 3 урын –10 мең сум.
Конкурс материалларын фотоальбом һәм CD-дискларда видеоальбом рәвешендә тапшырырга мөмкин. Бәйгенең шартлары белән сайтыбызда http://chuprale-online.ru тулырак танышыгыз.
Нет комментариев