Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлегә азык-төлек җыелмалары белән икенче автопоезд кайтты

    Татарстан Республикасында "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе дәвам итә. Әлеге акция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән башланып китте.

    Бүген Чүпрәле районына  азык-төлек җыелмалары белән икенче автопоезд килде. Акция кысаларында чүпрәлеләргә 417 азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.

    Әлеге җыелмалар яшәү минимумыннан түбән булган һәм сигез яшьтән өлкәнрәк балалар тәрбияләүче аз тәэмин ителгән гаиләләргә; алимент түләмәгән балалы гаиләләргә; пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдә тәрбияләнүче  балаларга; опекуннар тарафыннан түләүсез нигездә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук пандемия шартларында  эшчәнлекләрендә зыян күргән үзмәшгуьләргә, шәхси эшмәкәрләргә тапшырыла.

    Автопоезд килүгә үк волонтерлар продуктлар җыелмаларын бушату эшенә, ә аннан соң адреслар буенча азык-төлек таратуга керештеләр. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, волонтерлар чын күңелдән ярдәм итәләр. Алар арасында эшләүче яшьләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә, урта яшьтәге кешеләр дә бар.

    Волонтер ролендә бүген район башлыгы Марат Гафаров йөрде. Азык-төлек җыелмаларын ул Иске Чүпрәледән Светлана Хөснетдинова һәм Рәмзия Сәетморатовага шәхсән үзе алып килде.

    Светлана Хөснетдинова-шәхси эшмәкәр, трикотажлы кием сату белән шөгыльләнә. Ул үз эшен ике ел элек ачкан булган. Өстәвенә, Светлана-күп балалы ана, аның 16, 13 һәм 9 яшьлек өч баласы бар.

    - Коронавируска бәйле хәл  безнең эшчәнлегебезгә бик йогынты ясады. Кибеттә сату шактый кимеде.  Ә балаларны, гаиләне туендырырга кирәк. Бу хәл җайга салыныр дип өметләнәбез. Авыр вакытларда безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтләремне белдерәм. Безнең гаилә өчен азык - төлек җыелмалары бик зур ярдәм булып тора, - ди Светлана.

    Рәмзия Сәетморатова гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Иң өлкәненә 17 яшь, ә иң кечкенәсенә 2 яшь.

    - Безнең гаилә зур. Шуңа күрә теләсә нинди ярдәм дә безнең өчен зур шатлык. Әлеге игелекле гамәлне кылган һәркемгә зур рәхмәт белдерәсем килә,- диде Рәмзия Таһировна.

    Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районына беренче азык-төлек җыелмалары 2020 елның 3 маенда кайтты.  Анда да  район башлыгы Марат Гафаров  волонтер буларак акциядә катнашты.

    Шундый ук, азык- җыелмасын  Иске Элмәледә яшәүче Нина Сергеева да алды. Аның пенсиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк. Нина Геннадиевна гомер буе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшлгән. Ул да һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Өченче азык-төлек җыелмасы Чүпрәле районына ике атнадан соң кайтачак. Ә июнь ахырында  тагын бер автопоезд азык-төлек җыелмасы белән киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: