Авыл хуҗалыгы – илебезнең нигезе
Көн вакыйгасы

Авыл хуҗалыгы – илебезнең нигезе

Октябрь аеның икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә

Бу бәйрәм авыл халкына, тормышын авыл белән бәйләгәннәргә, җирлегебездә яшәүчеләргә аеруча якын.

Ел әйләнәсендә, кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен олы хезмәт куя. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов авыл хуҗалыгы тармагындагы быелгы уңышлар хакында сөйләде.

– Авыл хуҗалыгында эшләүчене һәр ел үзенчә сыный. Бер-берсенә ошап килгән еллар юк диярлек. Быел  явым-төшемнәрнең дә бик исәпле  булуы да игенчеләребезне  шөбһәгә салды. Шулай да игенчелектә технологияләрне куллануны җайга салу, тиешенчә туфракны эшкәртү, ашламаларны куллану үзенең җимешен бирде, ашлыкның гомуми күләме канәгатьләнерлек булды, -ди җитәкче.–Бүгенге көндә районда бөртекле культуралар җыю төгәлләнде. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 106,8 мең тоннаны тәшкил итә, һәр гектардан чыккан уртача уңыш– 39,4 центнер! Һәр гектардан чыккан уртача уңыш республикада күрсәткеченнән (34 ц/га) артыграк.

Район агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов белдерүенчә, “Цильна” (60,9 /га) һәм “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятьләре (46 ц/га), “Бикчуров Р.А.” (51,5 ц/га), “Низамов А.А.” (51,1 ц/га) крестьян-фермер хуҗалыклары – уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар.

Соңгы вакытларда майлы культураларга десикация үткәрелгән, бүгенге көндә көнбагыш культурасын урып-суктыру эшләре башланган. Бу культура район буенча 12770 гектар мәйданны били. Шуның 1440 га мәйданда уңышы җыелган, һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш чыга. “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә 8794 гектар мәйданнан 24115 тонна рапс суктырылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 27,4 центнерны тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында, шулай ук, соя культурасын да урып-суктыралар, әлеге культура район буенча 2115 гектар мәйданда чәчәлгән. “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә – 786 гектар мәйданнан 2279 тонна соя бөртекләре суктырылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 29 центнерны тәшкил итә, “Агро-Вест” җәмгыятендә 315 тонна соя бөртекләре суктырып алынган, уңдырышлылык – 18 ц/га.

Хуҗалыкларда шикәр чөгендерен җыю да дәвам итә. Бүгенге көндә 610 гектар мәйданнан 36 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, һәр гектардан уртача 597 цн уңыш чыга. Шикәр заводларына 24000 тонна татлы тамыр төяп җибәрелгән. Шикәр чөгендеренең сыйфаты канәгатьләнерлек дип бәяләнә. “Уңыш узган елгы дәрәҗәдән түбән булмас дип көтелә”,- ди Тәлгать Халитов.

Техник культураларны җыю белән беррәттән хуҗалыкларда кукуруздан силос салына. Район буенча силос өчен 1469 гектар кукуруз җыеп алыначак. Бүгенге көнгә шуның 785 гектарында эшләр үткәрелгән.

2027 ел уңышы өчен район буенча 12413 гектарда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән: көзге бодай – 7353 га, көзге рапс – 5060 га. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне саклау чаралары үткәрелә.

Агымдагы елда район хуҗалыкларында туфракны 36 мең гектарга якын мәйданда эшкәртәсе бар. Кырларда 80 берәмлек туфрак эшкәртү агрегаты, 147дән артык сабан эшли. Туфракны туңга сөрү 25 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, бу планның 69 процентын тәшкил итә.

Агымдагы елның тугыз аенда районда сөт җитештерү күләме 19 137 тоннага җиткән.

–Күрсәткечләр динамикасы тотрыклы уңай тенденция күрсәтә: узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы 102 процентны тәшкил итте, 2022 ел белән чагыштырганда – 121 процент. “Цильна” җәмгыятендәге хезмәт динамикасы аерым игътибарга лаек: дүрт ел эчендә хуҗалык җитештерү күләмен 140 процентка арттырды. Кабул ителә торган чараларның озак сроклы нәтиҗәлелеге продуктивлыкның тармак күрсәткечләре белән дә раслана – ун ел эчендә бер сыердан савым күрсәткече 165 процентка артты һәм тугыз ай йомгаклары буенча 7002 килограммга җитте,-ди җитәкче. –Ит җитештерү буенча да уңай динамика күзәтелә. Үстерелгән ит күләме 1156 тоннаны тәшкил итә, узган елның шушы чорына карата үсеш 113 процентны тәшкил итә. Эре мөгезле терлекләрне симертү нәтиҗәлелегенең мөһим күрсәткече булып тәүлеклек уртача артым тора, ул быел 950 граммга җитте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов авыл хуҗалыгында үз эшеңне булдыру өчен күп төрле мөмкинлекләр барлыгын да хәбәр итә. Бу уңайдан идарәгә мөрәҗәгать итеп, тулырак белешергә була.


Нет комментариев