Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы территориясен су магистрале колачлаячак

    Район Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегендә район күләмендә 400дән артык коеда суның азаюы һәм бөтенләй бетүе турында мәгълүматлар бар. Редакциягә килгән хатлар, шалтыратулар да шул турыда сөйли. Иске Кәкерле, Каракитә, Иске Чокалы, Иске Элмәле, Чуваш Бизнәсе авылларында коелар кибүен, хәтта елгаларда да суның бетеп баруы турында белдерәләр.

    "Хөрмәтле "Туган як", сез су булачак, Татарстан хөкүмәте Чүпрәле районында суүткәргеч төзү өчен шуның кадәр акча бирде, дип язасыз да бит, кайдан алачаклар соң ул суны",-дип сорый Иске Кәкерледән Фатих абый.

    Газета укучыбыз сорауны "кабыргасы" белән куйса да, дөрес сорау бирә. Моны һәм авылларда коелар кибүен, елгаларда суның нигә азаюын ачыклау максатыннан без үзебезгә күрә кечкенә генә бер тикшерү үткәрдек.

    Коеларда, елгаларда су нигә азая?

    Бу сорауны ачыклауны район метеостанциясеннән башладык. Әлеге служба начальнигы Вера Афанасьеваның әйтүенә караганда, район территориясендә явым-төшем микъдары кышын да, язын да кимүгә таба бара.

    Билгеле, бу төп икътисад күрсәткече авыл хуҗалыгыннан формалашкан Чүпрәле районы өчен яхшы күренеш түгел. Үсемлекчелек, игенчелек тармагында менә ничәмә еллар инде районда көткән уңыш җыелмый. Бу, шулай ук, маллардан продукция алуда да чагыла, чөнки ашаган терлектән генә җитәрлек күләмдә продукция алырга мөмкин. Корылыклы ел җитәрлек күләмдә печән әзерләүгә дә, фураж салуга да мөмкинлек бирми.

    Метеостанциядән алган мәгълүматлар 2010 елда район территориясендә ел буена 428 мм. явым-төшем булганлыгы турында сөйли. Көтелгән уртача 510 мм. урынына. 2010 елда апрель, июнь-июль айларында яңгыр җиргә әле бераз тамган булса, 2015 елда бу хәл тагын да аянычрак. Айлар буенча карасак, явым-төшем январь аенда тиешле нормасыннан (30 мм) 11,6 мм.га аз булган. Февраль һәм аннан соңгы айларда норма буенча 26, 23, 34, 37, 66, 66, августта исә 48 мм. булырга тиешле булса да, нибарысы 16,2, 11,9, 49,6, 25,2, 20,3, 78,4 һәм августта 34,6 мм. гына күзәтелгән.

    Елга, коелардагы һәм кайбер чишмәләрдәге сулар шул явым-төшемнән барлыкка килгән җир өсте суларыннан туплана да инде. Димәк, су азаюның беренче сәбәбе булып табигать капризы тора.

    -Мул сулы булган Иске Элмәле плотинасында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, суны җибәргәннән соң, плотинага суны яңадан туплау мөмкин булмады,-ди Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов. -Плотина сусызлыкка һәйкәл булып тик тора хәзер.

    Хәер, ерак барасы юк, авылдагы йортыбыз каршында да мул сулы ерганак бар иде. Урам кешеләре шунда рәхәтләнеп казлар үстерде. Хәзер исә ерганакны машина белән һич тә уйланмыйча кичеп була-төбендә дә бер тамчы су юк. Мәңгелектән су өстендә утырган Иске Чокалы халкы да элек сазлык булган җирләрдә тузан очуы турында сөйли. Табигать шундый ул, тоташ яңгыр яудыру да, суга тилмертү дә-аның көчендә.

    Табигатькә сылтап калдыру мөмкин эш түгел

    Әмма, болай табигатькә сылтап калдыру, бүгенге заман кешесенең эше түгел. Язмабызның башында ук "тарихка күз салсак", дигән идек... Еллар үткән саен тормыш, яшәеш үсештә булган, кеше табигатьне дә буйсындырырга тырышкан. Бүгенге көндә дә бу шулай. Табигать афәтләреннән халык зыян күрмәсен өчен елгалар тирәнәйтелә, агымсуларының юллары үзгәртелә, әнә. Коеларда су бетте, чишмәләр кибә дип, халыкны проблема белән йөзгә-йөз калдырырга беркем дә җыенмый. Чүпрәлеләрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен дә яңадан-яңа юллар эзләнә. Моңа мисал итеп Иске Кәкерле территориясеннән алып, районның икенче башында булган Городище авылына кадәр суүткәргеч тартылуын әйтергә кирәк.

    Бу урында, булган суүткәргечләрдә дә су басымы бик түбән бит, диючеләр табылыр. Фатих ага кебек, елгаларда да су булмаганнан соң ул суүткәргечләргә су каян киләчәк соң, диючеләр дә булыр. Без бу сорауны район башлыгы Александр Шадриковка бирдек.

    -Райондагы су челтәре яңабаштан үзгәртеп корылды,-диде ул. -Районда биш җирдә яңа каптажлар төзелде. Каптажның ни икәнлеген беләсездер инде, суны туплау урыны ул. Район үзәге мисалында гына карасак та, Яңа Чүпрәле, "Дачный", күпкатлы йортлар ягына су аерым- аерым каптажлардан бирелә иде. Хәзер алар бер-берсенә тоташтырылды.

    Район башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, Яңа Элмәле, Чуваш Чүпрәлесе, Кушкуак каптажлары хәзер бербөтен системаны тәшкил итә һәм шушы көннәрдә генә әле алар тоташтырылган. Район үзәгендәге суга кытлык проблемасы көн темасыннан төшеп кала, димәк. Әмма! Изге китапларда белми язмыйлардыр, артык исраф итү-гөнаһ, диелә. Шуның өчен дә белеп, тиешенчә генә куллану да кирәктер, кирәксә-кирәкмәсә дә су агып ятса, бәрәңге бакчаларын сугарырга керешсәң, билгеле, океаның да җитмәс.

    -Тулаем районны тәэмин итү өчен ниләр эшләнә һәм су кайдан алыначак соң? Бу сорауны районны су белән тәэмин итүдә җаваплы оешма җитәкчесе Рамиль Хисамовка бирдек.

    -Соңгы елларда бу максатта район буенча башкарылган эшләргә тукталсак, иң башлап шуны әйтим, хәйран калырлык. 2010-2012 елларда районда су челтәре булдыру өчен ел саен 10 млн. сумлык эшләр башкара торган идек. Быел исә, район үзәгендә эчә торган суга кытлык булмасын өчен, җир астына торбалар салдык, полиэтиленнан эшләнгән сусаклагыч кайтарттык. Кушкуак авылы янындагы чишмәләрнең бушка елгага агып ятуына чик куелды. Бу эшләребез бәрабәренә тәүлегенә 200 м3 су артыграк туплана хәзер. Яңа Чүпрәле белән Иске Чүпрәле авылларына гына да тәүлегенә 1200 м3 су кирәк. Һәм чишмә суын эчәргә теләүчеләр, ягъни суны өйдәге краннардан алырга теләүчеләр дә бик күп. Су челтәренә тоташучылар саны ел саен 50ләп артып бара,-ди Рамиль Хисамов.

    Яңа сусаклагычлар

    Городище, Чуваш Бизнәсе авыллары янында да шундый ук сусаклагычлар төзелгән.

    -Максатыбыз, быел районны су челтәре белән әйләндереп алу. Һәм район күләмендә су проблемасыннан "котылу". Билгеле, район бюджеты гына мондый чыгымнарны күтәрә алмас иде. Гозеребезне, проблемабызны аңлап, ел башында ук инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс ярдәме сорап язган хатларыбызга уңай якка хәл итәргә дип, имза салды. Республика тарафыннан бу өлкәгә бирелгән финанс ярдәме быел гына да 110 млн. сумнан артып китте. Үткән ел да шушы ук сумма күләмендә эшләр башкарылган иде,-ди район башлыгы Александр Шадриков.

    Район үзәгеннән ярыйсы ук ерак булган Чәке, Городище авылларыннан суүткәргеч Яңа Чокалы авылына сузылачак һәм ул юлындагы барлык авылларны колачлаячак, ә районның төньяк-көнбатыш ягында Чуваш Бизнәсе белән Иске Кәкерлене тоташтырачак су торбалары. Гомуми күләмдә булган 40 км. дан артык озынлыктагы суүткәргечкә өстәп тагын 27 км.га якын торба җир астына салыначак. Чүпрәлеләрнең бу эшендә теләктәшлек белдереп, "Татэнерго" компаниясе дә төрле яклап инвестицион ярдәм күрсәткән. Һәм кайбер авылларда яңа чишмә суларының тәмен татырга өлгерделәр дә инде. Шушы көннәрдә генә редакция журналистлары Городище авылында булып кайттылар.

    Шәһәр безгә үзе "килде"

    Городище авылы үзенең мул сулы чишмәләре белән дә дан тота. Алты чишмәнең дә үз исеме бар. Барысының да бер сәгатьтә күпме су бирүчәнлеге исәпләнгән. "Тюкин" исемле чишмәдән, мәсәлән, бер тәүлеккә 144 тонна су чыга икән. "Холодный источник" дигәне аны да узып китә, аның күрсәткече-тәүлеккә 450 тонна. Кыскасы, мондагы алты чишмә тәүлек саен 900 тоннадан артык су бирүгә сәләтле. Аларны берләштереп ике каптаж ясалган. Быелның июнь аеннан башлап, программа нигезендә, йортларны чиста чишмә суы белән тәэмин итү эшләре башланган, шушы максаттан ун километр чамасы озынлыкта 100 мм. диаметрлы торбалар салынган. Кырыктан артык йортка су кергән. Быел Школьная, Ленин, Клуб һәм Николаев урамнарында яшәүче 130лап гаилә чишмә суы эчәчәк.

    Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларында яшәүчеләр дә әлеге чишмә суы белән тәэмин ителәчәк. Краннан су алучы Городище халкының шатлыгы әйтеп бетергесез. Александр Бушуев үзенең куанычын яшерә алмыйча, безне өйгә чакырып, су кранын ачты. Басым әйбәт, су чиста килә. Кер юу машинасын да алып куйганнар, су кайнарлату жиһазын да урнаштырганнар.

    -Үз күзебезгә үзебез ышанмыйбыз, әкияттәге кебек. Яшьрәк чакта шәһәргә китмәкче идек. Шәһәр үзе килде. Яңгыр, кар булуга карамастан, җәяүләп, чишмә суына йөри идем, хәзер исә өйдә менә. Рәхмәт ил башлыкларына, район җитәкчеләренә,- ди Александр Николаевич.

    Өйләргә су кертү эшен Ульяновск өлкәсенең Барыш шәһәреннән килгән осталар башкара. Җитәкчеләре Ринат Кадырметовның әйтүенә караганда, эшчеләр һәм сантехниклар җылы, коры көннәрдән күбрәк файдаланып калырга тырышалар. Без биредә булган көнне 69 яшьлек Лидия апа Петрова йорты янында эш башланган иде. Гомере буе колхоз сыерларын сауган өлкән яшьтәге әлеге ханым да өй тирәсендә күбәләктәй очып йөри. Шатлыгы чиксез, тик менә траншея казыганда бакчасындагы чәчәкләрне күмеп куюларына гына йөрәге әрнегән.

    -Бу рәхәтлек янында мондый күңелсезлек чүп кенә инде,-ди ул. -Чишмә суы сибә-сибә, икенче елга, тагын да матурракларын үстерермен әле,-ди Лидия апа.

    P.S. 2010-2014 елларда әлеге программа гамәлгә кергәч, республикада барлыгы 1368 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар сузылган, 145 су башнясы һәм 159 артезиан скважинасы төзелгән. 2014 елда гына да Татарстанда 328,5 чакрым озынлыктагы суүткәргеч торбалар челтәре төзелгән, 28 артезиан скважинасы һәм 38 су башнясы файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, 45 районның 115 торак пунктында яшәүчеләр чиста су белән тулысынча тәэмин ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: