Чүпрәле районы территориясен су магистрале колачлаячак
Район Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегендә район күләмендә 400дән артык коеда суның азаюы һәм бөтенләй бетүе турында мәгълүматлар бар. Редакциягә килгән хатлар, шалтыратулар да шул турыда сөйли. Иске Кәкерле, Каракитә, Иске Чокалы, Иске Элмәле, Чуваш Бизнәсе авылларында коелар кибүен, хәтта елгаларда да суның бетеп баруы турында белдерәләр.