Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов: «Мин полиция участок вәкилләренең профилактик эшеннән канәгать түгел”

    Шушы көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә зур киңәшмә үткәрелде. Полиция хезмәткәрләренең еллык оператив- служба эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга юнәлтелгән чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, район прокуроры Илдар Маликов, район суды рәисе Алсу Рәкыйпова һәм личный состав катнашты.

    Узган елда бүлек хезмәткәрләре начар эшләде дип әйтеп булмый. Комплекслы билгеләр нәтиҗәсе буенча өченче категориягә кергән 21 район органы арасында җиденче баскычка күтәрелү үзе үк әлеге коллективның уңышлары турында сөйли. Полиция начальнигы Марат Хуҗиев ясаган докладтан мәгълүм булганча, район территориясендәге оператив хәл тотрыклы санала. Дөрес, кайбер җинаятьләр алдагы ел белән чагыштырганда артыграк та теркәлгән. Суд каравына җибәрелгән җинаять эшләр 3,4 процентка арткан. Тикшерүчеләр тарафыннан 23 җинаять эше судка кергән. 2014 елда ул күрсәткеч 28 булган.
    Гомумән алганда, район территориясендә 137 җинаять теркәлгән. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре икътисадый юнәлештәге җиде җинаятьне ачыклаган. Аларның барысы да диярлек мошенниклыкка бәйле вазыйфаи җинаятьләр.
    Законсыз әйләнештәге алкоголь продукциясенә каршы көрәш дәвам итә. Шәхси хуҗалыклардан спиртлы эчемлекләр алуның 25 очрагы теркәлгән. Район территориясенә составында алкоголь булган эчемлекләр кертүнең 11 очрагы ачыкланган. Былтыр барлыгы законсыз әйләнештәге 2373, 105 литр спиртлы эчемлек алынган.
    "Бу юнәлештә без тагын да активрак эшләргә тиеш булабыз. Законсыз җитештерелгән этил спиртлы эчемлекләрнең районга керү каналларын тукту һәм мондый кыңгыр эш белән шөгыльләнүче затларның эшчәнлекләрен кисәтү буенча җитди чаралар күрергә кирәк",- ди полиция начальнигы. Административ практика линиясе буенча былтыр 1112 хокук бозу теркәлгән (2014 елда 1292 очрак булган). Җәмәгать урыннарында исерек йөрүчеләрнең дә саны кимегән. Аның каравы вак хулиганлык кылу 28,5 процентка арткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 5265 кеше җавап тоткан. 2014 ел белән чагыштырганда ул сан 1553 кә артыграк. Хәзер юлларның куркыныч участокларына өстәмә рәвештә юл- патруль службасы куела. Мөгаен, аларның да моңа йогынтысы аз булмагандыр. Юл- транспорт һәлакәтләре дә алдагы ел белән чагыштырганда азрак теркәлгән. Шулай да авариядә ике кеше һәлак булган. Бөтен һәлакәтләр дә диярлек шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләренә бәйле. Полициянең участок вәкилләре дә автоинспекторлар катнашында юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны фаш итәләр. 2015 елда гына да алар тырышлыгы белән 367 шофер тоткарланган, шуларның икесе исерек хәлдә булган.
    Утырышта терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш турында да уртага салып сөйләштеләр. Район прокуроры Илдар Маликов үзенең чыгышында участок вәкилләренең эшчәнлеген кискен тәнкыйтьләде, бигрәк тә профилактик эшнең канәгатьләнмәслек булуын искәртте. "Урыннарда җинаятькә этәрүче һәр очрак җентекләп тикшерелергә тиеш",- дип таләп куйды прокурор. Ул шулай ук дознавательның да үз эшен сыйфатлырак башкарырга кирәклеген ассызыклады. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренә дә конкрет бурычлар куелды.
    Бүлекнең эшчәнлеге турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм район суды рәисе Алсу Рәкыйпова да үз фикерләрен әйттеләр, агымдагы елда барлык күрсәткечләр буенча да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклегенә басым ясадылар. Бүлек начальнигы вазифасында ике ел хезмәт куйган Марат Сибагатовның башка районга эшкә күчүе турындагы хәбәр күпләр өчен сенсация да булгандыр, мөгаен. Бу хакта Марат Вячеславович үзе дә залдагыларга ирештерде. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә районда хокук тәртибен урнаштыру өчен сизелерлек куйган хезмәтен югары бәяләп аңа ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: