Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов: «Мин полиция участок вәкилләренең профилактик эшеннән канәгать түгел”
Шушы көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә зур киңәшмә үткәрелде. Полиция хезмәткәрләренең еллык оператив- служба эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга юнәлтелгән чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, район прокуроры Илдар Маликов, район суды рәисе Алсу Рәкыйпова һәм личный состав катнашты.