Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Хорновар-Шигалида  өч күркәм чара үтте

1 октябрьдә Хорновар-Шигали авылында өч истәлекле датага: Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовның тууына – 100 ел, Хорновар-Шигали урта мәктәбенең ачылуына – 120 ел, “Звезда” авыл җирлеге оешуга 100 ел тулуга  багышланган бәйрәм чаралары үтте.

Бәйрәм Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовка багышланган митингтан башланып китте. Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучылары геройның сугыштагы батырлыклары турында сөйләделәр, мәктәп территориясендә урнаштырылган герой бюстына чәчәкләр куйдылар. Геройның туганы, бүгенге көндә Чебоксар шәһәрендә яшәүче Петр Юхвитов митингта чыгыш ясап, үзләренең абыйларын онытмаулары, ел саен аның туган көнендә митинглар оештырып, мәктәп, авыл, район күләмендә төрле чаралар үткәрүләре өчен рәхмәт хисләрен белдерде.

Аннан соң бәйрәм Хорновар-Шигали авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә чыгышлар концерт номерлары белән  үрелеп барды.

Район башлыгы Марат Гафаров залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, мондый күләмдәге һәм өч бәйрәмнең берьюлы бәйрәм ителү очракларының сирәк булуын ассызыклады һәм һәркемгә исәнлек, уңышлар теләде, П.С.Юхвитов исемендәге Хорновар-Шигали урта мәктәбенә принтер бүләк итте.

Тарих белән бүгенгене бергә бәйләп

Хорновар-Шигали авылы Звезда авыл җирлегенә керә. Ерак тарихка күз салсак,  2017 елгы Октябрь революциясеннән соң, 2018 елда Хорновар-Шигали авылы кергән җирлектә “Ярлылар комитеты” төзелә. Бу авылда беренче хакимият органы була.  Хорновар-Шигали авылындагы “Ярлылар комитеты”ның  беренче җитәкчесе итеп  шул ук авыл кешесе Николай Лукьянов сайлана. Аннан соң исә Хорновар-Шигали, Яңа Шигали һәм Иске Уби авыллары халкының гомуми җыелышында “Звезда” авыл советы оештырыла. Беренче авыл советы рәисе итеп Яңа Шигали авылы кешесе Петр Хохлов сайлана. Әлбәттә, революциядән соң тормышны җайлау җиңел бирелми, беренче рәискә дә җиңел булмый.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына “Звезда” авыл советына Хорновар-Шигали авылы кешесе Иван Никифоров сайлана. 1964 елда Хорновар-Шигали авылы кешесе Василий Емельянов, 1972 елда Урман асты Шигалие авылы кешесе Виктор Ильбеев авыл советы рәисе итеп сайланалар. Аннан соң төрле елларда Василий Чебанов, Валентина Афанасьева, Алексей Степанов, Петр Беззубов, Сергей Тарасов  “Звезда” авыл советында җитәкчелек итәләр. Урман асты Шигалие авылы кешесе Мария Зайцева “Звезда” авыл советының  иң беренче секретаре була. Аннан соңгы елларда Екатерина Игнатьева, Елена Маркова, Валентина Осипова, Нина Петрова, Елена Захарова “Звезда” авыл советында секретарь вазифасын башкаралар. Бүгенге көндә “Звезда” авыл җирлеге башлыгы – Виктор Григорьев.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, фельдшерлык-акушерлык пункты, кибетләр бар. 340 йорт исәпләнә, аларда 996 кеше яши, шуларның 29ы тыл хезмәтчәне, 6 ветеран толы, 272 пенсионер, 70 студент, 89 мәктәп укучысы бар. 8 бала балалар бакчасына йөри. Авылга асфальт юл кергән, һәр өйдә газ яна.

Бәйрәмдә авыл советы белән төрле елларда җитәкчелек иткән Василий Сафронов, Валентина Афанасьева, Алексей Степанов, Петр Беззубов, Сергей Тарасов, авыл советында секретарь вазифасын башкарган Валентина Осипова, Нина Петрова, Елена Захарова, элек елларда авыл советында хезмәт куйган хезмәткәрләр Валентин Васильев, Ираида Михайлова, Мария Мурдускина, Галина Беззубова, Клавдия Алексеева залга чакырылып, бүләкләнделәр һәм аларга намуслы хезмәтләре һәм авыл җирлегенең 100 еллык юбилее уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гомере буе авылда яшәп, хезмәт куйган,  хөрмәткә лаек булган өлкәннәр Лидия Степанова, Лидия Муллина, Евдокия Зайцева, Ольга Осипова, Александра Фролова, Мария Двойнова исемнәренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады сәхнәдән.

Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовның энесе Александр Юхвитовның балалары Анатолий, Вячеслав, Ирина һәм Галина; геройның сеңелесе Мариянең балалары Мария, Евгений; геройның энесе Николайның балалары Лидия, Петр, Иван, Виктор Юхвитовлар да чарада катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев геройның туганнарын сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырды. 

Мәктәпле авыл–киләчәкле авыл

Хорновар-Шигали гади авыл гына түгел,  илгә Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовны, Социалистик Хезмәт Геройлары Петр Дементьевны, Сергей Немасевны, Гражданнар сугышы Геройлары Петр Крепковны, Иван Космовскийны биргән авыл да. Ә геройларны тәрбияләп үстергән, ил киңлекләренә очырган Хорновар-Шигали урта мәктәбе исә аерым мактауга лаек. “Мәктәп яши икән, авыл да яши”, ди халык. Ә П.С.Юхвитов исемендәге Хорновар-Шигали урта мәктәбе исә үзенең 120 еллык тарихы барышында республикага, илгә Михаил Акимов, Николай Ефремов, Георгий Зайцев, Владимир Бараев-Серкке, Николай Ильбеков, Валентина Игнатьева (Валентина Тарават), Сергей Сорокин, Анатолий Чебанов, Владислав Лысов, Петр Марков, Анатолий Никифоров, Василий Швецов, Иван Зайцев, Иван Петров, Маргел Петров, Елена Клементьева (Энтуганова), Василий Чебанов, Николай Чебанов, Никандр Чернов, Валерий Степанов, Николай Шишкин, Петр Иванов кебек  күренекле шәхесләр тәрбияләп- үстергән белем учагы да.

Бәйрәм барышында мәктәпнең оешуыннан алып бүгенге көненә кадәр үзләренең бар тормышларын, белемнәрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларның исем-фамилияләре аталды һәм аларга карата җитәкчелек, укучылары тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре бик күп яңгырады.

37 ел Хорновар-Шигали урта мәктәбе белән җитәкчелек иткән Любовь Степанова, ветеран укытучы Валерий Шадриков, Илья Чернов, Николай Романов, бүгенге көндә Хорновар-Шигали урта мәктәбе директоры Сергей Тарасов бәйрәмдә чыгыш ясап, залда утыручыларны юбилей белән котладылар.

Хорновар-Шигали урта мәктәбендә белем алучы һәм республика, район күләмендә үткән төрле конкурсларда катнашып, призер, дипломант исемнәре яулаган укучыларның, балалар ансамбльләренең чыгышларын залда утыручылар бик җылы кабул итте. Бәйрәм исә соңыннан балаларның бергәләшеп мәктәп гимнын башкарулары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев