Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Казан утлары” журналы беренче кесә форматындагы китап бастырды

Популяр автор Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” повесте кесә китабына лаек дип табылды.

Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” исемле повесте “Казан утлары” журналы тарафыннан яңача кесә форматындагы китап буларак дөнья күрде. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, татарча китап кызыклы һәм шул ук вакытта уңайлы да булырга тиеш. Ә менә “Казан утлары” бастырып чыгарган китап кесәгә сыя. Аны теләсә кайсы буш вакытта кесәдән чыгарып укырга мөмкин.
Моннан тыш, әлеге форматтагы китап интерактив та әле, ягъни китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшү өчен Instagram битенә күчә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев