Гармун моңлы гомер юлы
Кече Чынлы авылы мәдәният йортында баянчы, мәдәният эшлеклесе Тәлгать Нәҗип улы Фәхретдинов истәлегенә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» («Играй, гармонь!») дип аталган зур мәдәни чара узды.
Элек-электән гармунчы авылның иң абруйлы кешесе дип саналган. Аның моңлы гармун тавышыннан башка бер генә күңел ачу чарасы да үтмәгән: һәр бәйрәмгә, шау-гөр килеп узучы туйларга, кичке утырмаларга да чакырганнар. Вакыт уза, дөнья үзгәрә, әмма “тере” музыканың тылсымы, гармун моңнарының йөрәкләргә үтеп керә торган көче һаман да үзгәрешсез кала.
Районыбыз оста гармунчылары белән данлыклы горурлана. Алар төрле бәйгеләрдә, республикакүләм чараларда катнашып, Чүпрәлебез данын яклыйлар, чыгышлар ясыйлар.
Шундый оста гармунчыларыбызның берсе Кече Чынлы авылыннан Тәлгать Нәҗип улы Фәхретдинов. Авылдагы, райондагы мәдәният эшчәнлегендә аның тормыш иптәше Гөлназия ханым белән өлеше шактый. Шушы авылда туып, үсеп, тормыш корып, алар соңгы (ничә) .. елда кулга-кул тотынышып, мәдәният өлкәсен җитәкләп бардылар. Кызганычка каршы, Тәлгать Нәҗип улының гомере кыска булды. Әмма аның мәдәният тормышында салган эзләре җуелмый.
Кичәне алып баручылар да билгеләп үткәнчә, Тәлгать Нәҗип улы – моңлы тавышы, ягымлы елмаюы һәм гармунда өздереп уйнавы белән халык күңелендә мәңгелек эз калдырган шәхес. Аның җитәкчелегендә һәм катнашында узган бәйрәмнәр авыл халкының йөрәгендә саклана.
Бәйрәм тантанасы да Тәлгать Нәҗип улының авылдашларын, хезмәттәшләрен һәм мәдәният дусларын берләштерде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Фәйзулла Туишев исемендәге 1 нче премия лауреаты Кирам Сатиев, район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Марат Раимов һәм башка күп кенә хөрмәтле кунаклар катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов Тәлгать Нәҗип улы Фәхретдиновның оста педагог та булуын билгеләп үтте.
– Бүгенге бәйрәмнең тәрбияви әһәмияте бик көчле. Ул балаларны, яшьләрне халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыра. Шушы юнәлештә Тәлгать Нәҗип улы Фәхретдинов та хезмәт куйды, балаларны гармунда уйнарга өйрәтте,- диде ул.
Чувашиянең Батыр районыннан килгән оста гармунчы Туктагыл Төхфәтуллин авыл бәйрәмнәрендә гармун моңы яңгырап торганда, мәдәниятебез дә, тарихыбыз да яшиячәк, диде.
–Элек елларда гармунчының, гармунның урыны түрдә булган. Гармун моңы бөтенләй тынмасын иде. Чөнки авыл бәйрәмен гармуннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел,-диде ул.
Бәйрәм программасы бик бай һәм эчтәлекле иде. Сәхнәдә матур җырлар яңгырады, ә Тәлгать Нәҗип улының дәвамчылары һәм укучылары үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бу көнне дуслары, районыбыз авылларыннан, шулай ук, Ульяновск шәһәреннән, Чувашия өлкәсеннән килгән, кайткан күп талантлы гармунчылар һәм җырчылар чыгыш ясады.
Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Фәйзулла Туишев исемендәге 1 нче премия лауреаты Кирам Сатиев тамашачыларга матур көйләрен бүләк итте, шырпы тартмасы кадәргесе кадәр уен коралларында уйнап күрсәтте.
Районның оста баянчылары «Чүпрәле егетләре» ансамбле дә үз чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Кече Чынлы авылы мәдәният йорты директоры, Тәлгать Нәҗип улының тормыш иптәше Гелназия Фәхретдинова якты истәлеген хөрмәт итеп килгән һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.
«Уйнагыз, гармуннар!» дигән исем астында узган бу кичә – бары тик музыка бәйрәме генә түгел, ә татар халкының милли байлыгын, гореф-гадәтләрен һәм гармун моңнарын саклау чарасы да булды. Бәйрәм ахырында катнашучыларга Рәхмәт Хатлары, бүләкләр тапшырылды. Кунаклар бер-берсенә рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштылар.
Гармун бәйрәме халык иҗаты hәм милли мәдәниятебез белән танышу мөмкинлеге бирде hәм тагын бер матур традициягә әверелде.
Нет комментариев