Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның Бөек Җиңү көне белән котлавы

Мөхтәрәм тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле чүпрәлеләр!

Менә инде 79 нчы тапкыр без Бөек Җиңү көнен каршылыйбыз. Бу бәйрәм элеккечә үк эчкерсез дулкынлану һәм җиңүчеләр буынына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән тулы.
Бөек Ватан сугышының рәхимсез җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнары хакында якты истәлек сакламаган бер генә йорт та юктыр.

Чүпрәле районыннан фронтка 14 меңнән артык кеше мобилизацияләнә. Шуларның һәр икенчесе канкойгыч бәрелешләр вакытында сугыш кырларында батырларча һәлак була. Без якташларыбыз батырлыгы алдында баш иябез һәм Бөек Ватан сугышында җиңү хакына үзләреннән саллы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алар илебезне сугыштан соңгы җимерекләрдән торгызганнар, районыбызның, республикабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәр.

Без Советлар Союзы Геройлары — Зариф Алимов (Яңа Кәкерле), Семен Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мунчәли), Исмәгыйль Хәкимов (Зур Чынлы), Петр Юхвитов (Хорновар-Шигали) һәм Дан орденының тулы кавалерлары Зиатдин Арсланов (Кече Чынлы) һәм Григорий Семенов (Городище) белән горурланабыз. 

Без Җиңү өчен генә түгел, ә якты киләчәгебез, җир йөзендә тынычлык урнаштыру хакына сугышкан ата-бабаларыбызның кыюлыгы, батырлыгы, патриотизмы, рухи ныклыгы турында истәлекләрне изге итеп саклыйбыз һәм югары бәялибез.

Бүген, махсус хәрби операция барганда, җиңүчеләр кавеменең батырлыгын дәвам итеп, безнең егетләр сугыш кырларында Россия өчен, Донецк һәм Луганск халык республикаларында тыныч тормыш өчен аяусыз көрәшәләр. Алар җилкәсенә йөкләнгән эшнең тарихи масштабы һәм әһәмияте гаять дәрәҗәдә зур.

Без алар белән һәрвакыт горурланачакбыз һәм аларга тиңләшәчәкбез.

Хөрмәтле якташларыбыз, Ватаныбызның кыю солдатлары! Патриотизмыгыз, карусызлыгыгыз һәм илебез алдындагы хәрби бурычны үтәргә әзер торуыгыз өчен сезгә рәхмәтләремне белдерәм.

Безнең бурыч — батыр халкыбызның бөек каһарманлыгы турында якты истәлекне изге итеп саклау, аның намуслылыгын һәм героик данын хөрмәт итү һәм, әлбәттә инде, алга куелган бурычларны югары профессионализм белән, кыю һәм карусыз үтәүче егетләребезне игътибар, кайгырту белән чолгап алу.

Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Шул канкойгыч, каты сугышның шаһитлары көннән-көн азая бара. Бүгенге көндә районыбызда бер генә исән сугыш ветераннары да калмады, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре... әү. Сезнең алда баш иябез һәм чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! 

Районыбызда яшәүче барлык кешеләрне якты бәйрәм белән котлыйм! Һәр гаиләгә иминлек-хөрлек, үзара аңлашу һәм бәхет телим!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев