Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балалар өчен район башлыгы чыршысы узды

Чыршы бәйрәме быел 21 декабрьдә район мәдәният йортында узды.

 

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, тәрбиягә алынган һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 21 декабрьдә район мәдәният йортында узды.

Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Инде ирешкән уңышларыңны күреп, күңелеңне үсендерсәләр, тагын да рәхәтрәк булып китә. Әлеге бәйрәмгә җыелган укучылар нәкъ шул хисләрне кичерделәр дә.

Муниципаль район башлыгы Марат Гафаров залда утырган балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, киләсе елда да яхшы укуларын, төрле чараларда актив катнашуларын һәм аларның хыяллары тормышка ашуын теләде.

ФОТОЛЕНТА

Балалар хөрмәтенә күрсәтелгән концерт номерлары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән  театральләштерелгән тамаша залда утыручыларның барысының да күңелләренә хуш килде: алар әкият геройларын, Кыш Бабайны һәм Кар кызын шатланып каршы алдылар, аларга кул чаптылар һәм төрле биремнәрне үтәргә булыштылар.

Район башлыгы чыршысыннан балалар киләсе елга дәрт һәм энергия, яңа тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев