Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Рәйсә Касыйм кызы Алимованың олы юбилее

12 сентябрь 2025, 15:17

42

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Рәйсә Касыйм кызы Алимованың олы юбилее

Рәйсә Касыйм кызы Алимова:  мөгаллимә,  рухи яктан үрнәк әни, дәу әни, олы дәү әни.

Олы гаиләбезнең йөзек кашы, иң җылы истәлекләребезне тудыручы, безнең сөекле әниебез, дәү әниебез,  Рәйсә Касыйм кызы  Алимова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез 1945 елның 11 сентябрендә туа һәм гомеренең һәр көнен яшьләргә, гаиләгә, мәктәпкә һәм рухи үсешкә багышлый.

Әниебез – Кече Чынлы  авылы мәктәбендә 40 ел дәвамында башлангыч сыйныф балаларына белем бируче оста мөгаллимә. Аның һөнәри осталыгы югары бәя алып, «Халык мәгарифе отличнигы», дигән мактаулы исемгә лаек була. Аны хезмәттәшләре һәрвакыт хөрмәт итә – ул ярдәмчел, җаваплы, эшенә тугры һәм балаларны сөя белүче педагог.

Әниебезнең иң зур байлыгы – нык иманлы һәм бәхетле гаилә төзү. Әтиебез, Алимов Жәүдәт Хәйдәр улы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр: Ландыш, Лилия һәм Ленур. Безне кешелекле, намуслы, тырыш, ярдәмчел булырга өйрәттеләр. Үзләре гел үрнәк булдылар .

Әниебез бүгенге көндә рухи яктан нык, намазын даим укыучы, Аллаһы Тәгаләгә тугры кеше. Ул безгә, балаларына һәм оныкларына, рухи сафлык һәм изгелек юлын күрсәтә. Аның көндәлек намазлары, догалары безнең бөтен гаилә өчен рухи ныклык һәм Аллаһ ризалыгы чыганагы булып тора.

Әниебезнең җиде оныгы һәм өч оныкчыгы  бар. Ул мәхәббәтле дәү әни. Безнең туып-үскән йортыбыз һаман да җылылык, татулык, матур истәлекләр һәм рухи сафлык белән тулы. Аның пешергән искиткеч тәмле рызыклары -  кем нәрсә яратканын белеп, һәркемгә, махсус ашлар пешереп куя һәм шуннан ләззәт ала.

Безнең изге, мәрхәмәтле әниебез, дәү әниебез!

Синең өчен җылы сүзләр җитмәс һичбер көндә. 

Синең кулыңнан без бәхетле булдык, 

Синең сүзеңнән хак юлга юнәлдек.

Синең мәхәббәтең — безгә кояш булып, 

Синең сабырлыгың — диңгездәге көймә булып. 

Балаңа да , оныкка да, бәбигә дә синең җылылыгың, 

Безнең өйдә һаман да шатлык тудыра.

Синең өчен без - балалар, оныклар, оныкчыклар- 

Бертавыштан: “Рәхмәт” сүзен житкерәбез.

Җылы утың сүнмәс йөрәгебездә, 

Гомерең озын, саулыгың нык булсын- яшә, шатлан, көл!

Юбилең белән, безнең кадерле әниебез! 

Сина җылы сүзләр, мәхәббәтле догалар! 

Яшәгән һәр көнең бәхетле булсын, 

Күкләрдәге йолдызлар да синең өчен янсын!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Ландыш, Лилия, Ленур, киленең Гөлчәчәк, оныкларың Булат, Айсылу, Айгөл, Альбина, Камил, Дамир, Камилә һәм оныкчыклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев